Тәрбиячеләрнең методик кулланмалар, күрсәтмә-дидактик һәм интерактив укыту чаралары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтү буенча материаллар эшләү һәм куллану буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату максатыннан «Куркынычсызлык белеме шкатулкасы» республика смотр-конкурсы үткәрелде.
Безнең Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эшләр алып барыла. Бүген дә бакчабызда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Саба районы буенча ИАЗ ОГИБДД ОМВД полиция капитаны Гаянова Г.Ф. катнашында Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне билгеләп үтелде.
Кукмара районында удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы булып узды.Безнең Иштуган “Березка”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Шигырь”, «Бию”, “Рәсем” номинацияләрендә катнаштылар. Бу конкурс Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе , ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, удмурт халкы күпләп яши торган районнарда уздырыла.
Тимершык һәм Сәләтле балалар мәктәпләре базасында укучылар арасында КЭС-Баскет ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар.Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.
15-16 нчы ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә юнармия отрядлары арасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале булып узды.
14-15нче ноябрь көннәрендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталык республика конкурсы муниципаль этабының «Сыйныф җитәкчесе» номинациясе үткәрелде.
Бәйге сынаулары төрле номинацияларда дәвам итә. Декоратив - гамәли юнәлеш буенча өстәмә белем педагоглары мастер класслар тәкъдим итте. Бәйгедә Балалар Иҗат үзәге, Иштуган һәм Явлаштау урта мәктәпләре педагоглары Гимадиева З.Х., Хадиева Г.Р., Фаваризова Г.Г., Иванова С.В. катнаштылар.
Ике Басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында “Көзге әкият” дип исемләнгән бәйрәм узды.
Перспективалы идеяләрне һәм практикаларны ачыклау һәм популярлаштыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар иҗтимагый хәрәкәтенең ролен арттыру максатыннан, Килдебәк һәм Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәпләре базасында, «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясе узды.
Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем кечкенә ватаным” темасына чара үткәрелде. Максат: балаларның үз ватаннары турындагы белемнәрен киңәйтү, туган җирләренең тарихын белүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.