14 нче октябрь көнне Казан шәһәрендә "Электроника" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының сайлап алу этабы булып үтте.
Районыбызда 11 нче октябрьдән әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы башланып китте.
Шекше төп мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылар, терлекчелектә тырыш хезмәт куеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән колхоз алдынгылары, 50 ел бергә парлы гомер кичереп һәм хәзерге көндә дә Сәрдә авылында яшәүче Галимов Тимербай һәм Гадения апа гаиләсендә кунакта булдылар.
9 нчы октябрь көнне Саба гимназиясе базасында робототехника юнәлешен алып баручы өстәмә белем бирү педагоглары өчен укыту стажировкасы үткәрелде.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Түбән Шытсу төп мәктәбендә укучылар өчен төрле кызыклы чаралар уздырылып тора. Китапханәдә юбилей датасына багышланган күргәзмә эшли, укучыларның буш вакытларында мәктәп музеена экскурсияләр оештырыла.
7 нче октябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә “Алтын көз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм өч өлештән торды.
Саба районы Мичән төп мәктәбендә “Сабакташлар” очрашуы булды. Очрашуга мәктәпне 44 ел элек тәмамлаган укучылар килде.
3 октябрь көнне Халыкара укытучылар көне уңаеннан район балалар Думасы активистлары “Укытучыны тәбрик ит” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
3нче октябрь көнне Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният комплексында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Укытучылар көне якынлашуы уңаеннан Саба районы Шәмәрдән лицееның балалар оешмасы активистлары үзләренең укытучыларын котларга булдылар.