"Казань Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә 19 нчы Халыкара "Машиностроение. Металлообработка. Сварка. Казань" күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә ачылышында республикабыз президенты Р.Н.Минниханов та катнашты.
2-7 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә WorldSkillsJuniors региональ чемпионатының "ЧПУ станогында фрезер эшләре" компетенциясе буенча ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы данын Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучысы Низамов Рамазан яклады.
6 нчы декабрь көнне Саба шәһәренең 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында ДБУ-ның Саба территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г. Н. катнашында «Юл хәрәкәте иминлеге» көне узды.
Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2019 елның 5 декабрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге VIII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде.
4 декабрь көнне МБМУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы тарафыннан оештырылган “Матурлык иле – “Шатлык” исемле концерт – тамаша булып узды.
Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык линейка үткәрелде. Линейка, гадәттәгечә, гимн белән башланып китте.
2нче декабрь көнне Саба гимназиясе базасында, Мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә, “Гаилә һәм мәктәпнең нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары” темасына районкүләм ата-аналар Форумы үткәрелде. Форумда район Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, район Прокуроры Абитов Зөфәр Мәүлит улы, бүлек җитәкчеләре, мәктәп директорлары, ата-аналар комитетлары, бәйге җиңүчеләре катнашты.
Ел саен үткәрелүче «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасының 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, шуларның 28 биш йөз мең күләмендәге грантка ия булды.
«Балалар иҗат үзәге» нең еллык эш планы нигезендә 2019 елның 28 ноябрендә Саба муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем интернат-мәктәбе» базасында өстәмә белем бирү өлкәсендә «Педагогның һөнәри камилләшүе-өстәмә белем бирү системасында иҗат итүнең яңа офыклары» темасына район семинары узды.
26 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Алтын башмак” район күләм хореография конкурсы булып узды. Әлеге бәйге районда бишенче тапкыр уздырылды. Укучылар “Алтын башмак” конкурсында бик теләп катнашты.