23 нче сентябрь көнне, Шәмәрдән лицее базасында, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-психологлар өчен, 2019-2020 нче уку елында укучыларга социаль – психологик тест үткәрүне өйрәтү буенча республика семинары үтте.
Халыкара тынычлык көне. Ул беренче тапкыр 1981 нче елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителә. Мәктәбебездә бу көнне әхлак сәгатьләре кысаларында “Тынычлык күгәрчене” чарасы үткәрелде.
“Saba Вalahoner” муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Байлар Сабасындагы балалар бакчаларына йөрүчеләр яңа станцияләрдә хезмәт куюны дәвам итәләр.
Килдебәк урта мәктәбенең Дума активистлары, педагог организатор Г.Г. Хуснутдинова җитәкчелегендә,Татарстан Республикасы варислар берлеге туган көненә багышланган чара үткәрделәр.
1990 елның 15 сентябрендә, Татарстанда, «Татарстан Варислары Берлеге» балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата ТВБ туган көне буларак билгеләп үтелә.
Иштуган урта мәктәбендә “Көзге игелек атнасы” акциясе старт алды. Әлеге акциянең максаты - Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, бигрәк тә яшьләрне, мәрхәмәтлелек кылырга җәлеп итү.
15 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә судомодельләштерү спорты буенча республика ярышлары булып үтте.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” экологик акциясе уңаеннан, 14 сентябрьдә ,Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә рәсем бәйгесе үткәрелде.
Республика күләмендә үткәрелә торган “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясенә Эзмә урта мәктәбе дә теләп кушылды.
“SabaBalahoner” муниципаль программаcын гамәлгә ашыру барышында балаларны һөнәргә өйрәтү генә түгел, эштән соң ял иттерү максаты да алга куелган иде.