Ел саен МБГУ “Лесхоз урта мәктәбе” укучылары «ЖЭКА» компьтер уены буенча Бөтенроссия киберспорт турнирында катнашалар.Чара Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы , Татарстан Республикасы торак- комммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле, Төбәк Үзәге hәм торак- комммуналь хуҗалыкны реформалаштыруда ярдәм итүче дәүләт корпорациясе катнашында үткәрелә.
23нче март көнне Саба гимназиясе базасында күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесe, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Кәримуллинның бай мирасын өйрәнү, саклау максатыннан, укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
22 март көнне Сабаның 5нче номерлы "Бэлэкэч" балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Музыкаль җитәкче» компетенцияләре буенча үткәрелде.
2021 елның 21 мартында 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабы дәвам итте.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Югары тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе белән берлектә «Тархан » тарихи-мәдәни конкурсы узды.
Бу зур конкурста “Шәмәрдән лицее “Үсеш” 10 Б сыйныфы укучысы Нурмиева Илвина да катнашты. Илвина “Тархан “ конкурсының призеры булды.
2023 елның 20 мартында гимназия базасында "Беренчеләр хәрәкәте" гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте буенча районкүләм семинар узды.
20 нче мартта Килдебәк урта мәктәбендә районыбызның биология , химия һәм география укытучыларының район күләм семинары узды.
2023 елның 20 мартында Саба районында «Яшь мастер» төбәгара чемпионатының муниципаль этабы башланды.
18 март көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында укучылар арасында гольф буенча ярышлар узды.
16 март көнне Саба мәдәният йортында тәрбияне үстерү Стратегиясен үтәү, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру процессында гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү максатыннан, Саба районы мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар өчен, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле бик матур, эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.