ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда без К. Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. 18 декабрьдә Татарстан Республикасы Биектау районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хезмәтләре» республикакүләм бәйгесенең йомгаклау конференциясе узды. Чарада хөрмәтле кунаклар катнаштылар:

• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Хисамиева Й.Ш.;

• “Мәгарифне үстерү институты” татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Р.Р.;

• “Мәгарифне үстерү институты” мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Мифтахетдинова Н.Р.;

• МКУ “Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге” җитәкчесе Халитов И.А.;

• К. Насыйри исемендәге музейның Казан филиалы  өлкән фәнни хезмәткәре Мифтахетдинова Н.М.;

• Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Төхфәтуллина Ә. Г.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Юл-транспорт травматизмын профилактикалау - бөтен җәмгыять проблемасы. Балаларны юлларда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк. Педагогларның һәм ата - аналарның бурычы-бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалардан белемле һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар тәрбияләү.

"Юлларда сак булыгыз" тематик атнасы кысаларында Сабаның 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасының урта төркемдә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Урманда яшәүчеләр юл билгеләре, юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркынычлар, светофорларның ни өчен кирәклеге, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләделәр.

Чарада Татарстан Республикасы "Юл хәрәкәте иминлеге" Саба районындагы профилактика бүлеге башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы катнашты. Ул балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы барлык сорауларына җавап бирде.

Очрашу азагында яшь катнашучыларга яктылыкны кайтара торган элементлар, буклетлар тапшырылды, юлда игътибарлы һәм бик сак булуларын теләделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген 15 декабрьдә Сабаның 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү: нәтиҗәле практика һәм методика» темасына район семинары узды.  

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 11-12 декабрендә Мәскәүдә мәктәп китапханәчеләренең I Халыкара форумы узды. Чарада илебезнең 89 төбәгеннән 1000 педагог катнашты. Катнашучылар алдында дәүләт эшлеклеләре, мәгариф һәм китапханә эше өлкәсендәге белгечләр, танылган язучылар, актерлар һәм публицистлар чыгыш ясадылар.

Безнең районны әлеге чарада Иштуган урта мәктәбе китапханәчесе Иванова Светлана Вениаминовна тәкъдим итте. Ул лаеклы чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм призёр булды. Светлана Вениаминовнаны зур җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Яңа ел алдыннан, "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә иҗат һәм могҗиза хөкем сөрде. Педагогика сыйныфы укучылары 4 сыйныф укучылары өчен яңа ел чыршыларына  уенчыклар ясау буенча мастер-класс оештырдылар.

Бу мастер-класс матур Яңа ел сувенирларын булдыру мөмкинлеге генә түгел, өлкән укучыларның белемнәре белән уртаклашу һәм кечеләрне рухландыру. Без булачак педагогларыбыз белән горурланабыз һәм аларның балаларга шулкадәр күп уңай хисләр бүләк итүләренә шатбыз!

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кукмара шәһәренең 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, математик белемнәрен билгеләү максатыннан “Мыслеходики” математика фестивале узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
декабрь, 2025 ел
шимбә

Саба урта мәктәбе базасында 6-8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Саба урта мәктәбе

2 урын – Саба гимназиясе

3 урын – Эзмә урта мәктәбе

Җиңүче командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бу көн тәҗрибә уртаклашу һәм мәктәп укучыларында лидерлык сыйфатларын үстерүгә яңа, нәтиҗәле алымнар эзләү мәйданчыгына әверелде. Семинар кысаларында катнашучылар докладлар тыңлап һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышып кына калмадылар, төрле методологияләрнең гамәли кулланылышын да күрделәр.

Мәктәпләрнең тәрбия эше өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрен һәм эшләнмәләрен күрсәтүче тематик күргәзмәләр аеруча кызыксыну уятты. Иҗат һәм активлык атмосферасын сыйныфтан тыш чаралар тудырды, алар педагогларга балалар инициативалары һәм проектлары дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 8 һәм 9 декабрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Быел 13 тәрбияче балалар белән чаралар уздырды, үзләренең эшләрендә еш кулланыла торган алымнарын һәм ысулларын күрсәтте. Әгәр конкурсның беренче өлеше тәрбияләнүчеләр белән ачык шөгельдән торса, конкурс сынавының икенче өлеше быел бөтенләй яңа булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Юлбат төп мәктәбеннән укучылар,укытучылар тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән гуманитар ярдәм җибәрелде. Гуманитар ярдәм җибәрү үз эченә кирәкле гигиена, кием-салым, азык-төлек продуктларын алган. Шулай ук мәктәп укучылары тарафыннан хатлар һәм открыткалар әзерләнде , бу акциягә шәхси һәм күңелне нечкәртә торган аспект өстәде.

Әлеге зур эшебезне башкаруга ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләребезгә,укучыларга,мәктәп коллективына барыгызга да бәяләп бетергесез ярдәмегез һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International