Профориентация макстында Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары “Цинк Саба” заводында булдылар.Экскурсия вакытында укучылар заводның район экономикасында тоткан урынын белделәр,төрле эш юнәлешләре белән таныштылар.Завод эшчеләре укучыларга завод җитештергән продукцияләр турында сөйләделәр. Экскурсия укучыларга ошады һәм киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итәр дип ышанабыз.
18 май көнне Казан шәһәрендә IX «Бөтенроссия укытучы- дефектологы- 2026» конкурсының икенче Региональ этабы узды. Анда Саба мәктәп- интернатының укытучы- логопеды Халимова Миләүшә Рәшит кызы чыгыш ясады. Нәтиҗәлэр шушы көннәрдә билгеле булачак.
Миләүшә Рәшитовнага уңышлар телибез!
«Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә мәктәп яны яшь инспекторлары рейд үткәрде
Профилактик рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланды. Башта профилактик чаралар вакытында ЮХИДИ инспекторлары идарә итүченең хәрәкәтләрен күрсәттеләр, укучыларга юл йөрү кагыйдәсе нигезендә транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтен ничек көйләргә кирәген аңлаттылар.
Рейдны үткәрү барышында ЮИДчылар җәяүлеләргә һәм йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында белешмә тараттылар.
18нче май көнне КСК "Сабантуй" базасында фән олимпиадаларының муниципаль, республика, төбәк һәм бөтенроссия этапларында призлы урыннар алган укучылар һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Чара быел Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Мәктәпкә белем бирү елы"н тантаналы төстә ачу белән башланып китте. Фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларга, аларның укытучыларына һәм әти – әниләргә район башлыгы Рәис Нургали улы Миннехановның рәхмәт сузе тапшырылды. Аннары сәхнәдә һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулаган педагоглар тәбрикләнде.
2 сыйныф укучылары педагог-оештыручы Ханова Алинә Илдус кызы белән берлектә мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.
Балалар иң кадерле кешеләренә — әти-әниләренә, әби-бабайларына багышланган рәсемнәр буядылар. Аннары, фантазия һәм тырышлык күрсәтеп, бик матур кул эшләнмәләре иҗат иттеләр.
Бүгенге көн яхшы хәбәрләргә бик бай булды: районыбызның балалар бакчалары масштаблы конкурсларда үз эшләренең сыйфатын тагын бер кат күрсәттеләр.
14нче майда Саба урта мәктәбе базасында яшь буын арасында куркынычсызлык, тискәре күренешләрне тәрбияләү һәм профилактикалау мәсьәләләренә багышланган ата-аналар өчен район форумы узды. Чара ата-аналарны, педагогларны, хакимият органнары вәкилләрен һәм балалар өчен имин һәм ярдәмчел мохит булдыруда кызыксынучы белгечләрне берләштерде.
Мәктәп урманчылыгы ул - укучыларның укытучылар, урман хуҗалыгы белгечләре белән берлектә оештырылган экологик оешмасы. Иштуган урта мәктәбендә дә бу оешма нәтиҗәле генә эшләп килэ.
Агач утырту традициясе – ул якты, матур һәм тирән мәгънәле гамәл. Бүген Эзмә урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп территориясендә яшь наратлар утырттылар.
Мәктәбебезнең хөрмәтле технология һәм рәсем дәресләре укытучысы Илгизәр Әминовичка 60 яшь тулу уңаеннан мәктәптә зур бәйрәм оештырылды.