Иләбәр "Умырзая"балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Дамира Данировна Татарстан Республикасы яшьләренең "Чиста була"экологик хәрәкәте уткәргэн конкурста "Балалар бакчасы өчен эшчәнлек" категориясендэ катнашып, 1нче урын алды. Диплом hэм 5000 сумлык сертификат белән буләкләнде.
Бүген "Чиста булачак" Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы балалар һәм яшьләр арасында экологик агарту эшчәнлеген алып баручы мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу оештырды. Чара Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында узды.
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 2021-2022 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 26 нчы ноябрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракета модельләре буенча зона ярышлары булып узды.
21 нче ноябрь көнне Зәй шәһәрендә авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышлар булып узды.
Безнең Явлаштау "Ромашка" балалар бакчасында төрледән-төрле шөгыльләр үкәрелеп тора. Бүгенге эшчәнлектә нәрсә соң ул су, ул нинди була, аны күрергә, нинди халәттә булуын ачыкладылар.
Шәмәрдән лицеенда бөек шәхес - Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 елдан артык гомерен Шәмәрдән мәктәбе белән бәйләгән олуг зат – Хәмзин Шәүкәт Әнвәрович истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм 80 яшьлегенә багышланган “Кайтырсың шикелле тоела...” дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде.
Балаларны юл йору кагыйдэлэре белэн таныштыру, фикерлэу сэлэтен устеру, жаваплылык хисе тэрбиялэу, юл йору кагыйдэлэрен дорес итеп утэу телэген устеру.Сойлэмдэ юл билгелэрен, жэяулелэр юлын, светофор сигналын дорес итеп эйтергэ ойрэну.
Безнең Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эш алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге атнасының йомгаклау чарасы итеп, әйлән-тирә дөнья һәм кисеп ябыштыру эшчәнлекләрен берләштереп, “Шаян светофор” эшчәнлеге үткәрелде.
8 нче ноябрьдән 12 нче ноябрьгә кадәр Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында рус һәм инглиз телләренә багышланган атналык үтә. Аны үткәрү барышында тәрбияләнүчеләрдә тел белеме һәм осталыклары ныгытыла, сүзлек запасы формалаша, төрле илләрнең гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну үсә.
Балалар район Думасы эшчәнлеген активлаштыру һәм укучылар үзидарәсе лидерларының эшчәнлеген стимуллаштыру, аларга ярдәм итү, яшьләр һәм балалар белән эшләү өлкәсендә реаль социаль партнерлыкка булышлык күрсәтү максатыннан, 2021 елның 10 ноябрендә Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай»район балалар думасының яңа составын сайлау булды. Сайлаулар түбәндәге этаплардан торды: