20 нче октябрь көнне 5 нче сыйныфта «Синең ышанычлы дустың -Сүзлек " дигән китапханә дәресе узды. Анда укучылар сүзлекләр,һәм аларның авторлары: В.и.Далем, С. и. Ожегов, Д. Н. Ушаков белән таныштылар. Һәркемнең кызыксынулары буенча сүзлек таба алуына инандылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының “Башваткыч” интеллектуаль – күңел ачу тамашасының редакторы Мәhдиева Әлфирә Әдhәм кызы hәм режиссер Мөхәммәдиева Зөлфирә Рамазан кызы белән очрашу уздырылды.
«Бөтендөнья азык-төлек көне» кысаларында, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен азык - төлек куркынычсызлыгы, җирле азык-төлек продуктларын һәм кулинария традицияләрен алга этәрү мәсьәләләренә багышланган «Бөтендөнья азык-төлек көне "дигән Бөтенроссия дәресе үткәрелде.
2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән “Гаиләмнең күркәм гадәтләре” дип аталган чара үткәрелде.
Сыйныф сәгатендә укучылар табигатьтә булып, алтын көзнең матурлыгына сокландылар.
Иске Мичән авылында зур вакыйга – Зөбәрҗәт чишмәсен ачу тантанасы үтте. Чишмәне төзүдә авыл эшмәкәре, безнең укучыбыз булган Мәкьсудов Раил башлап йөрде, авыл яшьләренең дә хезмәте зур булды. Чишмә ачылышында район башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район, республикадан килгән кунаклар, авыл халкы, мәктәбебез укучылары да катнашты. Рената Тэй, Марсель Вәгыйзов чыгышлары бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәде.
Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә. Йосыпова Г. З. һәм Кәримуллина М. К. "Яшь эколог" дигән темага чара үткәрделәр. Чараның максаты: табигатькә, тере дөньяга сак караш тәрбияләү. Бурычлар: укучыларны «Экология» төшенчәсе, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы турындагы материаллар белән таныштыру, экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү, экологик проблемаларны хәл итү юлларын карау; патриотлык һәм туган табигатькә гуманлы караш тәрбияләү; экологик культура тәрбияләү; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ачыклау.
Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Уңыш көне” акциясе бара.Акция балаларның авыл хуҗалыгына карата кызыксынуларын үстерү, авыл традицияләрен саклап калу һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итүче социаль әһәмиятле эшләрне тормышка ашыру максатыннан оештырыла.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан "Saba Balahoner"программасын тормышка ашыру дәвам итә. Шәмәрдән 3 нче номерлы "Салават күпере "балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр район учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә булалар.
Бүген Укытучылар бәйрәме. Әлеге бәйрәм уңаеннан Шәмәрдән лицее “Үсеш” активистлары барлык укытучыларыбызны котлау открыткалары белән каршы алдылар, матур музыка уйнап торды.
1 нче октябрь көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды.