2021 елның 11-14нче февралендә физик тәрбия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы узды.
Иштуган урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен "Туган телләрне өйрәнү һәм саклауда мәктәп укучыларының кызыксынуларын формалаштыруда өстәмә белем бирүнең роле" темасы астында семинар булып узды.
Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Витаминнар - безнең дуслар” дигән чара узды. Анда тәрбияләнүчеләр витаминнар файдасы турында сөйләделәр, файдалы уеннар уйнадылар, “шапшакка” чисталык турында аңлаттылар.
Балалар иҗаты үзәге базасында "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг” булып узды. Ярышларда 6 укучыдан торган 11 команда үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең генә түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.
9нчы февраль көнне татар теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, парламент дәресләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы педагоглар Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Быел дәреснең темасы «Татарстан — безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәнят һәм тел күптөрлелеге". ТР парламентында үткәрелгән әлеге чарада республика закон чыгару органы депутатлары , ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин катнашты.
«Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары Саба районы Шәмәрдән авылының «Салават күпере» балалар бакчасында, лицейда һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. Шәмәрдән лицеенда очрашу “Тарих эзләреннән” дип исемләнгән чара белән башланып китте. Әлеге чарада лицей укучылары кунакларга татар халкының бәйрәм-йолалары, гореф-гадәтләреннән күренешләр, уеннар күрсәттеләр.
4 февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 6 укучы катнашып уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Сабабаш төп мәктәбе укучысы Ибраһимов Дмитрий (Укытучысы Мөхәрләмова З.М.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:
Балалар Иҗат үзәгендә өч көн дәвамында узган бәйге 5 февраль көнне үз эшен йомгаклады. Фестивальнең өченче көнендә чыгышлар “Вокаль-инструменталь ансамбль”, “Вокаль ансамбль”, “Тере тавышка башкару” һәм «Конферанс» номинацияләре буенча булды.
Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале үз эшен дәвам итә. Бүген “Вокал-соло” номинациясендә катнашучыларның чыгышлары тәкъдим ителде.
Организуя творческие конкурсы, мы с удивлением и радостью выявляем и открываем новые способности обучающихся в различных жанрах и видах творчества. Вот и конкурс-фестиваль детского творчества «ТалантФест», который стартовал 3 февраля в Центре детского творчества, станет площадкой открытия новых талантов.