ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2020 ел
шимбә

8 август көнне “Ямьле Саба” яр буенда  ”Мәктәпкә җыенырга булыш!”  хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ укучыларга акчалата ярдәм күрсәтелде, портфельләр тапшырылды. Саба муниципаль район Башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов яңа уку елы башлануы белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

5
август, 2020 ел
чәршәмбе

"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә үткән 2нче смена ахырына якынлашты. Барлык 18 көнне дә балалар кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасында ел әйләнәсендә торле күңелле чаралар оештырылып тора. Җәй айларында балаларның сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары саф һавада үткәрелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Балачак- иң күңелле чак!   Шушы чорда булган вакыйгалар, кичерелгән хисләр иң нык истә калучан мизгелләр. Шул сәбәпле сабыйларыбызга кечкенәдән үк үзебезнең татар милли гореф- гадәтләребезгә ярату, горурлык хисе һәм аларны саклап калу теләге тудырырга тиешбез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17
июль, 2020 ел
җомга

Хәрәкәтле уеннар – төгәл һәм үзвакытында биремнең үтәлешен характерлаучы, уенда уйнаучылар өчен мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне үз эченә бәйләгән, баланың аңлы һәм актив эшчәнлеге ул. Хәрәкәтле уен баланы тормышка әзерли торганкүнегү ул. Мавыктыргыч эчтәлекле, хис-кичерешләргә бай булган уеннар билгеле бер акыл һәм физик тырышлык уята.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
июль, 2020 ел
сишәмбе

11 июльдән 16 июльгә кадәр безнең «Сәләт Саба» аланы Биләрдә уза торган "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнаша. Шулай ук форумда катнашучыларны танылган фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре белән очрашулар көтә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

10
июль, 2020 ел
җомга

Табигатьтә матур җәй хаким итә.Буген Бигәнәй Ромашка балалар бакчасында « Гүзәл җәй» атна темасы кысаларында балалар традицион булмаган метод белән рәсем ясадылар. Традицион булмаган рәсем ясау шөгыльләрендә үсеш, табигатькә карата мәхәббәт уяту  бурычлары куелды. Балалар үзләренең хис тойгыларын кәгазьгә төшерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Сәламәтлекне ныгыту төп максатыбыз. Шунлыктан спорт уеннары безнең көндәлек шөгелебез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
июль, 2020 ел
шимбә

4нче июль көнне “Ямьле Саба” ярбуенда фән олимпиадаларында  һәм “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Экологик тәрбия бирүнең бер кызыклы формасы – экологик сукмак – табигатьтә махсус оештырылган өйрәнү, белем алу маршруты. Быелгы җәй айларында Шәмәрдән авылы “Төремкәй” балалар бакчасында шушындый экологик сукмак эшли башлады. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International