Килдебәк урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары танылган тикшеренүче-туган якны өйрәнүче һәм педагог Илдар Фәтхулла улы Сафин оештырган шәхси музейда булдылар. Музей Саба муниципаль районының Юлбат авылында урнашкан. Бу музей гына түгел, ә уникаль экспонатлар белән тулы чын тарих һәм мәдәният хәзинәсе.
Укучылар коллекцияләренең байлыгына һәм төрлелегенә таң калдылар. Күрәсең, Илдар Фәтхулла улы экспонатларны җыеп кына калмаган, ә киләчәк буыннар өчен үзенең кече ватанының кыйммәтле мирасын саклап калырга тырышып, бу эшкә җанын салган. Күрәсең, ул үз авылының тарихын җентекләп өйрәнеп, экспонатлар җыеп һәм системалаштырып зур эш башкарган.
Иштуган гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар, укытучылар, ата-аналар көче белән оештырылган хәйрия ярминкәсе булып узды. Бу чара ниндидер тормышчан, җылы , ихлас чын бәйрәм булды. Чараны оештыручылар ярминкәгә һәр теләүчене җәлеп итәргә тырыштылар. Укучылар, укытучылары белән берлектә, сатуга үзенчәлекле әйберләр тәкъдим иттеләр.
Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укучыларда лидерлык сыйфатларын формалаштыру факторы буларак сыйныф җитәкчесе эшендә укучылар үзидарәсе» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды. Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең класс җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар темасына класс сәгатьләре һәм мастер-класслар үткәрелде. Мастер-классларда класс җитәкчеләренә төрле биремнәр тәкъдим ителде. Семинар азагында барлык катнашучылар да узган чаралар турында фикер алыштылар. Семинар югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Эзмә урта мәктәбенең 8 класс укучылары Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йортына бардылар.
Балалар анда яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннан соң йомшак пластилиныннан картина ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
2025 елның 16 октябрендә Явлаштау урта мәктәбендә чын-чынлап бәйрәмчә җылы атмосфера хөкем сөрде! Без әтиләрне һәм аларның балаларын берләштергән искиткеч чара уздырдык. Көнебез шатлык, шат көлүләр һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе белән тулы иде. Катнашучылар спорт осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, чын команда рухында яндылар. Һәркем бар көчен куеп тырышты, ә килгән кунакларның көч биреп, дәртләндереп торуы онытылмаслык матур атмосфера тудырды!
15нче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә өстәмә белем бирү оешмалары арасында Спартакиада булып узды. Ярышта республиканың 19 районыннан командалар үзара көч сынаштылар. Саба районы данын яклап волейбол ярышында “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” командасы катнашты. Егетләр командасы әлеге ярышның җиңүчесе булдылар! Спортсменнарны һәм аларның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз!
Югары Симет урта мәктәбе укучылары һөнәри юнәлеш буенча ООО “Симет”хуҗалыгы механизаторы Загриев Ф.Ф. белән очрашып, көзге кыр эшләре белән, шулай ук аның һөнәре белән таныштылар.
15 октябрь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары «Яшә, китап!» акциясендә катнашып, 15 тән артык китапка яңа тормыш бүләк иттеләр. Әлеге акциянең максаты балаларда китап укуга кызыксыну уяту, шулай ук китапханәнең басма фондын саклап калу максатын күздә тотты. Китапларны тәртипкә китерү барышында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Шәрипова Г.И. балаларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте һәм китапханә киштәсенә урнашу алдыннан аның озын юл үтүе турында сөйләде.
Әтиләр көне уңаеннан Олы Шынар урта мәктәбендә әти-әниләр белән балалар арасындагы бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән тематик чаралар уздырылды.
Укучылар «Әтием белән бергә» Бөтенроссия акциясендә, «Әтиемнең алтын куллары» иҗади остаханәсендә, «Әтием киңәше» акциясендә һәм «Чын йөрәктән сөйләшү» дискуссион клубында катнаштылар.
Районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче сыйныф җитәкчеләре “Беренчеләр хәрәкәте”нең остазлар өчен оештырылган семинарында булдылар. Чара Казан шәһәрендә узды.
Катнашучылар заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, яңа педагогик алымнар һәм технологияләр үзләштерде.
"Беренчеләр хәрәкәте" программалары һәм проектлары үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерүгә һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән.