27 гыйнвар - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Бу дата барлык россиялеләр өчен изге көн. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч блокада вакыйгалары истәлегенә ДБГУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында” “Ленинград блокадасы. Кырыс фактлар" хәтер сәгате узды.
Студентлар укучыларга үзләренең уку йортлары, студент тормышының кызыклы мизгелләре, буш вакытларын ничек уздырулары һәм булачак һөнәрләре турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Укучыларны кызыксындырган сораулар күп булды һәм кунаклар аларның берсен дә җавапсыз калдырмады.
Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 8 «А» сыйныфы укучысы Фәрхуллина Кристина 16 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең бронза призеры булды.
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбендә» “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе, “Жемчужина Татарстана” конкурсы җиңүчесе, волонтер, блогер, Иштуган җирлегендә туып-үсеп, белем алган . Чарада Регинаның әтисе, туганнары, сыйныфташлары, укытучылары, авыл халкы катнашты.
«Бәләкәч» балалар бакчасында «Чәчтараш сәнгате», «Юл хәрәкәте иминлеге» һәм «Рәсем эшчәнлеге» компетенцияләре буенча «Яшь оста» конкурсы узды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында мәктәпләрдә эшләүче музей җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинар Сатыш мәдрәсәсенә кызыклы экскурсия белән башланып китте.
19нчы һәм 20нче гыйнвар көннәрендә Саба урта мәктәбендә “Әти-әниләр куркынычсызлык өчен” дип исемләнгән республикакүләм конкурсның муниципаль этабы үтте. Бәйгенең максаты – балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәләкатләрен киметү һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү. Бәйге мәгариф идарәсе, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районындагы бүлекчәсе һәм Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә үткәрелде. Чара кызыклы, җанлы һәм оешкан төстә үтте. 1-2 сыйныф укучылары категориясендә 1нче урынга Саба гимназиясе, 2нче урынга Сатыш, 3нче урынга Иштуган мәктәбе командасы лаек булды. 3-4 сыйныф укучылары категориясендә исә 1нче урынны Саба урта мәктәбе, 2нче урынны “ОНИКС” белем үзәге, 3нче урынны Шәмәрдән лицее әти-әниләр командасы яулады. Тормышыбыз имин, юлларыбыз һәрчак уң булсын!
Эзмә урта мәктәбе Алдынгылары “7 көн “Рәхмәт” акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында укучылар мәктәп хезмәткәрләренә, укытучыларга, дусларына һәм әти-әниләренә рәхмәт белдерделәр.
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бердәм гамәлләр көне кысаларында үткәрелгән бөтенроссия «Музейлар эше» акциясенә катнаштылар.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар кышкы чорда обелиск тирә – ягын кардан чистарталар.