Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Шәрәфиева Зилә, Маланин Тимур һәм Мөбәрәкҗанов Рәсүл теннис буенча Спартакиаданың зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
Бүген укучылар экологик акциядә катнаштылар һәм кошлар өчен үз куллары белән җимлекләр ясадылар. Дәрес барышында балалар кышкы чорда кошларга ярдәм итүнең ни өчен мөһим булуын, безнең төбәктә кышлап калган кошларны һәм аларны нәрсә белән ашатырга мөмкин булуын белделәр. Һәр катнашучы тырышлык, фантазия һәм табигатькә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтте. Әзер җимлекләрне балалар мәктәп территориясендә һәм ишегалларында урнаштырачаклар. Мондый чаралар балаларда әйләнә-тирә дөньяга җаваплы караш формалаштыра, экологик культураны үстерә һәм тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек һәм игътибарлылык тәрбияли
2026 елның 13 гыйнварыннан 17 гыйнварына кадәр "ОНИКС" мәгариф үзәгендә педагогика фәннәре докторы В.М. Букатов катнашында методик атналык уза.
Бүген Саба аграр көллияте һәм Саба урта мәктәбенә укуда, спортта, сәнгатьтә алдынгы булган, шулай ук бүгенге көндә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы мәктәп укучылары ел саен үткәрелә торган район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды. Чарада районыбыз мәктәпләрендә һәм аграр көллияттә белем алучы укучылар катнашты. Саба урта мәктәбендә бәйрәмгә килүчеләрне һәр почмакта аниматорлар уен-көлке, җыр-бию белән каршы алды, алты юнәлештә мастер-класслар үтте. Саба аграр көллиятендә югары сыйныф укучылары өчен кызыклы тамаша узды. Һәр катнашучыга шәхси эшмәкәр Гөлия Каримова кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификат, тәм-томнар, уеннарда катнашучыларга аерым истәлекле бүләкләр таратылды.
Чара кысаларында 2025нче елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән “Минем шәҗәрәм” дигән генеологик тикшеренүләрнең республика бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгедә өч яшь төркеме буенча 25 мәктәп укучысы катнашты һәм җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булды. Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов котлавыннан соң, сәхнәдә Яңа ел тамашасы башланып китте. Кыскасы, укучылар бәйрәмнән яңа көч, дәрт һәм бәйрәмчә хис-кичерешләр белән таралыштылар.
Лесхоз "Ләйсән" балалар бакчасында күнелле хәм мавыктыргыч Яңа ел күнел ачу бәйрәме оештырылды. Балалар бу могҗизалы, сюрпризлы бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алдылар.Балалар бәйрәмгә килгән яраткан геройларны шатланып каршы алдылар. Мавыктыргыч маҗаралы уеннарда шатланып көлеп катнаштылар. Күңелле уеннар, дәртле биюләр, яңа ел җырлары кабатланмас искиткеч чын могҗиза булды. Балалар бәйрәмнән күңел күтәренкелеге, һәм Кыш бабайдан тәмле күчтәнәчләр алдылар. Яңа ел бары тик бәхет, шатлык, тынычлык алып киләсен! Барлык хыяллар чынга ашсын!
29нчы декабрь көнне Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында Яңа ел әшләнмәләренә йомгак ясалды. Бу күркәм бәйрәм балаларны, әти-әниләрне берләштереп, катнашучыларның креативлыгын, сәләтен ачыкларга ярдәм итте. Яңа ел эшләнмәләре, бик зәвыклы, матур, әкияттәгечә сихри килеп чыкты.Барлып катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар кошларга ярдәм итүдә актив катнашалар. Балалар, канатлы дусларга кышкы салкын көннәрне үткәрергә ярдәм итәр өчен, җимлекләр элеп куйдылар.
Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе, бигрәк тә балалар өчен! Ул-тылсым, әкият һәм бик күп сюрпризлар вакыты. 25 декабрь көнне Байлар Сабасы ш.т.б. МББУ Саба урта мәктәбе базасында МХО катнашучыларның балалары өчен яңа ел тамашасы узды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре арасында футболны популярлаштыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, бәйрәм атмосферасы булдыру һәм спорт белән мәдәният арасындагы элемтәләрне ныгыту максатыннан МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасында "Футбол тематикасына Яңа ел уенчыгы" акциясе оештырылды. Атна дәвамында балалар әти-әниләре белән бергәләп, төрле техникалар кулланып (папье-маше, фетр, бәйләү, пластик, картон) уенчыклар ясадылар. Футбол туплары рәвешендәге уенчыклар (карала-аклы алтыпочмаклар) аеруча популяр булды. Уенчыклар әзер булгач, төп футбол чыршысын бизәү тантанасы оештырылды. Барлыгы 90 нан артык тематик уенчык әзерләнде һәм чыршыга урнаштырылды. Акция барышында балалар футбол һәм аның атрибутикасы турында киңәйтелгән белемнәрен күрсәттеләр. Чарада катнашучы һәркем Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!
Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре алып барыла. Балалар бик кызыксынып төрле юнәлештәге түгәрәкләргә йөриләр. Инглиз теле түгәрәгендә балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр, хәрәкәтчән уеннар уйныйлар, бер-берсе белән әңгәмәләр алып баралар . Хореография түгәрәге – балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик хәрәкәтчән, алар бер урында озак утыра алмыйлар, шуңа күрә алар рәхәтләнеп бию белән шөгыльләнәләр. Логопедия буенча шөгыльләр дә нәниләргә бик ошый, кызыклы һәм күңелле биремнәр, тел өчен күнегүләр һәм артикуляцион гимнастика балаларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирми. «Чудо-чадо» дип аталган индивидуаль коррекцион шөгылендә укытучы- дефектолог балаларның сенсор белемнәрен, логик фикерләү сәләтен үстерә. «Мамино солнышко» шөгыльләрендә 1 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балалар әниләре белән бергәләп уйныйлар, иҗат итәләр. «Долепка» түгәрәгендә балчыкның үзлекләрен өйрәнәләр һәм әвәләп иҗат итәләр, ә «РобоОстровок»та балалар үзләрен яшь инженерлар итеп хис итеп инструкция буенча төрле роботлар төзиләр.