2023 елның 1 октябрендә «Саба–Арена» спорт мәктәбенең базасында ТР Бадминтон өметләренең сайлап алу турының 3 туры узды. Ярышларда Саба, Теләче һәм Кукмара районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спротсменнар чемпион һәм призер булдылар:
2011-2012 елгы малайлар
1 урын – Степанов Денис, (Кукмара районы)
2 урын-Гайнетдинов Рәсүл, (Теләче районы)
3 урын - Шәкүров Самат, (Саба районы);
3 урын - Мараков Ислам, (Теләче районы)
2011-2012 елгы кызлар
1 урын-Багманова Камилла, (Саба районы)
2 урын – Мансурова Регина (Саба районы )
3 урын-Саруханян Милена (Теләче районы)
3 урын – Васильева Ксения(Кукмара районы)
2013 елда туган һәм кечерәк, малайлар
1 урын - Сафиуллин Рөстәм (Саба районы)
2 урын - Рәхимов Әдел (Саба районы)
3 урын-Борһанов Данияр, Кәримуллин Данияр (икесе дә Саба районы)
2013 елда туган һәм аннан яшьрәк, кызлар
1 урын - Гарипова Мәрьям (Саба районы)
2 урын-Хәбибуллина Наргиза (Саба районы)
3 урын - Фазлыәхмәтова Ралина (Саба районы)
3 урын – Гыймадиева Алиса (Кукмара районы)
Бүген 2023 елның 1 октябрендә УСК «Саба-Арена»да 16 команданы берләштергән традицион «Җомга лигасы» тәмамланды. Өченче урынны «Саба-Арена» дуэты Екатерина Ищенко-Элина Шәйдуллина яулады. Пьедесталның икенче рәтенә «Килдебәк» дуэты Данис Әхмәтҗанов-Илмир Хаҗиев күтәрелде. «Россиянең киләчәге» дуэты Камил Вилданов-Илсаф Латыйпов төп «татлы приз» иясе булды.
1991 елдан бирле һәр елны 1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Безнең яшьләр үзәгендә дә якынлашып килүче бу бәйрәм игътибарсыз калмады.
27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр тренерлар Исмаилов Х.Ф. һәм Ищенко Е. С. өстәл теннисы бүлегенең КПН нормативларын кабул итәләр. Спортчылар яңа уку елы алдыннан өстәл теннисы буенча үз көчләрен һәм күнекмәләрен тикшерәчәкләр.
26 сентябрьдә Казанда фехтование үзәгендә 2009 елда туган кызлар арасында фехтование буенча ачык СШОР Кубогы узды.
Ярышлар нәтиҗәсендә финал сигезлегенә Байлар Сабасы вәкиле Хәнәфиева Гөлсинә керде, беренче унлыкны Фазлыева Амалия япты.
Фехтование бүлеге спортчыларына һәм тренерларына алга таба уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!
Шәмәрдән ЛПУМГ хезмәткәрләре ВФСК ГТО нормативлары комплексын үтәделәр. Алар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
24 сентябрьдә Саба Аренада традицион Саба якшәмбе турниры узды.
Бу юлы безгә Казаннан кунаклар килде. Спортчылар 4 төркемдә уйнады
А Төркеме
1 урын Шигабиев Ильяс
2 урын Дмитрий Волков
3 урын Равилин Адель
В Төркеме
1 урын Багманова Камилла
2 урын Мансурова Регина
3 урын Рәхимов Әдел
С Төркеме
1 урын Сафина Элина
2 урын Әхмәтшина Камилла
3 урын Бурганов Данияр
D Төркеме
1 урын Сафин Зиннәтулла
2 урын Шакирова Назлыгул
3 урын Хафизов Кәрим
Барлык катнашучыларга татлы призлар өчен иганәчебез ПМК ҖЧҖнә һәм директор Маковеев Константинга зур рәхмәт! 🍫🍬🍭
Бүген Саба-Аренада РФ санитар хезмәтенең 101 еллыгына һәм Р.С. Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышларда Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 78 спортчы (48 егет, 30 кыз) катнашты. Кызлар арасында Динара Исмаилова финалда Сафира Фәйзетдинованы җиңде, Екатерина Ищенко өченче булды. Егетләр арасында Ибраһимов Морат җиңде, икенче урында Инсаф Сираев, өченче урында Илсаф Латыйпов (бөтенесе Саба-Арена). Калган категорияләр нәтиҗәләре:
ОВЗ ИРЛӘР:
1. Раил Галиәкберов
2. Нияз Шаманов
3. Дамир Билалов
ОВЗ ХАТЫН-КЫЗЛАР:
1. Галина Гороховатченко
2. Элина Шәйдуллина (РСАШ-Саба)
3. Мария Чумакова
Шулай ук турнирның спонсоры-ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге - турнирның иң яшь катнашучыларына призлар бирде, алар-Сумая Назмутдинова һәм Самир Исмәгыйлев (икесе дә Байлар Сабасы). «Җиңүгә теләк белдергән өчен " Зилә Вәлиева һәм Әлфис Вәлиуллин бүләкләнде. Тамашачылар симпатиясе бүләгенә Альберт Вәлиуллин (Биектау районы), Рамил Гатиятов (Теләче районы) һәм Рияна Имамиева лаек булды.
22 сентябрьдә Саба районы РОО ярдәме белән "Саба-Арена " спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча «Мәктәп лигасы» проектына старт бирелде . Саба районының 22 мәктәбе әлеге спорт төрендә «Иң яхшысы» исеме өчен көрәшкә кереште. Ярышлар ел дәвамында дәвам итәчәк. Яшь спортчыларыбызга уңышлар телибез. Иң көчлеләр җиңсен.
Бүген,20сентябрь көнне,«Яшьлек» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Мөмкинлекләр дөньясы» проектының чираттагы чарасын гамәлгә ашырды.