ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 26-27 маенда Саба районының «Аргамак» картодромында картинг буенча Татарстан Республикасы Кубогы һәм Беренчелеге узды.


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәгендә « Укытучылар һәм остазлар елы » , « Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтлэр елы » на багышланган , Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге, “Серле каләм” иҗат бәйгесенең 15 еллык юбилее булып узды.
Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Кәримов; Казан федераль университетынын милли хэм глобаль медиа чаралары кафедрасы модире, филология фэннэре докторы, профессор, Татарстаннын атказанган фэн эшлеклесе Васил Гарифуллин; Казан федераль университетынын милли хэм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фэннэре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире Рэсимэ Галиева; Чаллы Шәһәрендә нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетының баш мөхәррире урынбасары Айсылу Сәлимова һәм бүлек мәдире Гөлинә Гусамова; ”Салават купере” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева; “Сабантуй” журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова; “Ялкын” журналының мөхәррир урынбасары, КФУ ның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы Рәмзия Галимова; Татмедиа акционерлык җәмгыяте каршында эшләп килүче «ШӘП БЛОГЕР» Медиамәктәбе блогерлары: Олеся Дмитриева, Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова; Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, журналистларнын “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбәракова; Татмедиа акционерлык жэмгыятенен “Саба таннары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов; Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов катнашты.
Быел бәйгедә Саба, Арча, Теләче, Кукмара, Балтач районнарыннан укучылар 6 номинациядә көч сынаштылар. Призлы урыннарга чыккан җиңүчеләр , килгән кунаклар кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
“Серле каләм-2023” иҗат бәйгесенең быелгы ГРАН ПРИ иясе дип, Балтач районы «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» укучысы Абдуллина Рәйсә табылды. Бәйгедә шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларга, ел саен яшь журналистлар әзерләүгә үзләреннән зур өлеш керткән “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләренә Казан Федераль Университетыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек

26 майда Казанда XIII Республика пенсионерлар Спартакиадасының "өченче буын"финалы узды.

27-28 майда Казанда Бадминтон сөючеләр өчен "Алтын волан" турнирының 2 этабы узды.

Саба районы бу турнирда лаеклы чыгыш ясады:

2 урын ялгыз разряд гр.В Шигабиев Ильяс

2 урын парлы разряд гр.А Шигабиев Ильяс

3 урын ялгыз разряд гр.В Волкова Татьяна

2 урын парлы разряд гр.А Волкова Татьяна

3 урын катнаш парлы разряд гр.В Шигабиев Ильяс и Волкова Татьяна

3 урын катнаш парлы разряд гр.В Равилин Адель

Бу яшь уенчылар өчен зур тәҗрибә һәм барлык катнашучыларга алга таба эшләү өчен стимул! Котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

    27 май көнне “Сабантуй”  мәдәни-спорт комплексында "Һәр гаилә-ул бөтен дөнья!» дип аталган, Халыкара гаилә көненә багышланган очрашу үтте. Бәйрәмгә никахларын Саба районында рәсмиләштергән яшь гаиләләр чакырулы иде. 

28 майда Саба-Аренада балаларны яклау көненә багышланган традицион Саба якшәмбе бадминтон турниры узды!

   В Төркеме

1 урын Галимуллин Рәсүл

2 урын Сафин Агъләм

3 урын Вәлиуллин Азат

   С Төркеме

1 урын Кәримов Язнур

2 урын Бурганов Данияр 

3 урын Нуруллин Әлим

   D Төркеме

1 урын Гарипова Мәрьям

2 урын Юмагулов Зөлфәт

3 урын Хәбибуллина Наргиза

   Е Төркеме

1 урын Хуҗин Илдар

2 урын Сафин Зиннәтулла

3 урын Шакирова Назлыгул

   Яраткан спонсорыбыз ПМК ҖЧҖнең житэкчесе Маковеев Константинга турнирда катнашучыларга бирелгән татлы призлар өчен аерым рәхмәтебезне белдерэбез🍫 🍬 🍭 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бүген 28 майда "Саба Арена» спорт мәктәбенең базасында балаларны яклау көненә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Ярышларда Әлмәт, Кукмара, Саба районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 60тан артык спортчы катнашты. 18 номинант туган кон иялэреннэн бүләкләр алды. 

Хатын - кызлар арасында Исмаилова Динара чемпион булды, 2 урынны Ищенко Екатерина, 3 урынны Гороховатченко Галина алды.

Ир - атлар арасында чемпион булып Морат Ибраһимов, икенче урында Тимерхан Габделхаков, 3 урында Камил Вилданов.

Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында : 3 урын - Элина Шәйдуллина, 2 урын - Чумакова Мария, 1 урын - Фәйзетдинова Сафира. Егетләр: 3 урын - Руслан Сапаров (Әлмәт), 2 урын - Галиакберов Раил, 1 урын - Сираев Инсаф.

ИН2 кызлар: 1 урын - Зарипова Ләйсән, 2 урын - Щава Ксения, 3 урын - Полина Кадыйрова. 

Ир - атлар: 1 урын - Айдар Идрисов, 2 урын - Андрей Новиков,3 урын-Вәлиев Камил.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

26
май, 2023 ел
җомга

25 майда Тимершык урта мәктәбенең спорт залында бадминтон буенча тренер Волкова Татьяна Алексеевнаның тәрбияләнүчеләре контроль-тәрҗемә нормативларын тапшырдылар. Контроль-күчерү нормативларын тапшыруда 13 спортсмен  катнашты. Балалар тест белән таныштылар. Тестлар батареясы 5 нормативны үз эченә ала: 30 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, челнок йөгереше 6*5, волан ыргыту. Барысы да контроль күчерү нормативларын тапшыруны уңышлы башкардылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 24 маенда безнең мәктәп тәрбияләнүчеләре шахмат буенча региональ турнирда катнаштылар.  Яшь шахматчылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шакирова Мәдинә-2, Мөхәммәтова София-1, Низамиев Йосыф - 1 урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча  РСШОР  беренчелеге тәмамланды (2016 елда туган һәм аннан яшьрәк). Ярышлар 2024 елның 21 маенда Нежметдинов исеменэге   РСШОР да утте. Безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International