17 сентябрьдә УСК Саба-Аренада чираттагы «Якшәмбе лигасы» узды,ул 23 команданы берләштерде.
Җиңүчеләр һәм призерлар :
🏓Югары Лига:
1 урын-Исмаилова Динара
2 урын - Шигапова Камилла
3 урын - Ибраһимов Морат
1 нче лига:
1 урын - «Баттерфляй» Вәлиуллин А./Нуруллина С.
2 урын - «Тибхар» Хәбибрахманова З./Вәлиуллина Р.
3 урын - "Динә" Батыршина Д./Әхмәтҗанов Д.
2 нче лига:
1 урын -«Гимназия» Гайнуллина З./Кашапова З.
2 урын - "Баттерфляй" Сафина И./Әхмәтҗанова А.
3 урын - «Зумба» Зарипова Л./Чумакова М.
2023 елның 15 сентябрендә "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында ТР Волейбол Федерациясе Президентының юбилей Х Кубогының финал уеннары узды.
Районыбызда “Мөмкинлекләр дөньясы”проекты дәвам итә.
Бүген, 15 нче сентябрь көнне, “Яшьлек” яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты ярдәмендә, “Мөмкинлекләр дөньясы”проектының чираттагы чарасын тормышка ашырды.
11-12 сентябрь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар һәм шулай ук финалы узды.
Биредә балалар күп катламлы антистресс рәсемен буяп, үзенчәлекле картина ясадылар.
Ә психолог Алинә Ногуманова үткәргән дәрес мавыктыргыч әңгәмә, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Саба районы Аграр көллияте студентларыннан торган, «Саба егетләре» командасы финалда яхшы чыгыш ясап, тагын да тәҗрибә туплап кайтты. Егетләргә әлеге сезон өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
2023 елның 10-13 сентябрендә Казанда 11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар һәм "Ф.Г. Вәлиев истәлеге Кубогы" бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда 282 спортчы катнашты. Саба районы тәрбияләнүчеләре түбәндәге разрядларда чемпион һәм призер булдылар:
Ялгыз категориядә
1 урын- Зәйниев Айназ, Сафина Элина
3 урын- Идрисов Нияз, Рәхимов Әдел
Парлы категориядә
1 урын- Сафина Элина-Мөштәкова Ясминә (Әлки)
2 урын- Идрисов Нияз-Рәхимов Адель; Галимуллин Рәсүл - Хәлиуллин Эмиль (Кама Тамагы)
5-8 сентябрьдә Чиләбе шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды.
Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Саба бадминтончысы Галимуллин Рәсүл дә катнашты.
Ялгыз разрядта ул пьедесталдан бер адымда туктап, 5 нче урынны ала. Ә парлы разрядта Кама Тамагыннан Галиуллин Эмиль белән бергә ул пьедесталның 3 баскычына күтәрелде)
Рәсүлне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
«Саба-Арена» спорт мәктәбендә өстәл теннисы сексиясендә тәрбияләнүчеләре арасында контроль - күчермә нормативларын тапшыру дәвам итә. Тәрбияләнүчеләрнең спорт әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Бүген тренер Исмаилов Фарход Усман улының өстәл теннисы буенча ПОДАНЫҢ 1 һәм 2 функциональ төркеме һәм ЛИН нормативларын тапшырдылар.
Безнең спорт мәктәбендә спорт төрләре буенча спортчыларның көзге(агымдагы) контроль-күчергеч нормативларын кабул итү һәм тапшыру башланды. ККН спорт әзерлегенең федераль стандартлары белән расланган һәм төрле яшьтәге спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен стандартларда язылган нормативларга ярашлы әзерлекнең төрле этапларында күзәтә. Фотода бадминтон бүлеге, тренеры Волков Дмитрий Леонидович.