Бүген - 7 майда 40тан артык катнашучыны берләштергән якшәмбе-бәйрәм алды лигасы бер минут тынлык белән башланды. Исмаиловлар гаиләсеннән «Лесхоз» командасы - Сираев Инсаф һәм Гарипов Алмаз татлы бүләкнең өченче юлын алды. Икенче урынны «Саба-Арена» дуэты Гороховатченко Галина-Шәйдуллина Элина алды һәм җиңүче пьедесталына «Газпром» командасы Ибраһимов Морат-Вәлиуллин Әлфис күтәрелде.
2023 елның 06 маенда «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында Саба муниципаль районы ГУ һәм Саба аграр көллияте командасы арасында» шахмат лигасы финалы узды.🏆
"Шахмат лигасы"нәтиҗәләре ♟ ️
Команда зачетында ☑ ️ :
1 урын-"Сәләтле балалар урта гомуми белем бирү мәктәбе"
2 урын - "Саба аграр көллияте"
3 урын - "Шәмәрдән лицее"
Шәхси зачетта ☑ ️ :
1) шахмат буенча тренер-укытучылар арасында (ирләр):
1 урын-Сәйфетдинов Альберт
("Шәмәрдән лицее")
2 урын - Закиров Динар
(Саба-Арена)
3 урын-Газизуллин Илназ
("Саба аграр көллияте")
2)шахмат буенча тренер-укытучылар арасында (хатын-кызлар):
1 урын - Гарипова Алсу
("Эзмэ урта гомуми белем бирү мәктәбе")
2 урын - Шакирова Марсель
("Евлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе")
3 урын-Сәфәргалиева Фирдания
("Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе")
3) егетләр арасында:
1 урын-Галимҗанов Булат
("Евлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе")
2 урын-Миңнебаев Ранил
("Шәмәрдән лицее")
3 урын-Сафин Әдел
("Сәләтле балалар урта мәктәп-интернат")
3 урын Хәсәнов Наир
("Сәләтле балалар урта мәктәп-интернат")
4) кызлар арасында:
1 урын - Фатыйхова Зилә
("Шәмәрдән лицее")
2 урын - Мөхәммәтҗанова Залия
("Икшермә КШИ")
3 урын-Гайзуллина Дилә
("Сәләтле балалар урта мәктәп-интернат")
Шахмат буенча Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге РСШОР беренчелеге тәмамлана. (11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында (2014-2015 елларда туган), 13 яшькә кадәрге (2012-2013 елларда туган), 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында (2010-2011 елларда туган), 17 яшькә кадәрге (2008-2009 елларда туган), 19 яшькә кадәрге (2006-2007 елларда туган). Ярышлар 2023 елның 2-5 маенда РСШОРДА узды. 19 яшькә кадәр турнир җиңүчеләре Инсаф Мөхәммәдьяров (1 урын), 17 яшькә кадәр Булат Галимҗанов(1 урын). 15 яшькә кадәр Хәсәнов Наир 3 нче урынны ала. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ел саен 1 нче майдан 22 нче июньгә кадәр республикада "Кызыл канәфер" Бөтенроссия акциясе оештырыла. "Буыннар истәлеге" хайрия фонды, " Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм" девизы астында, канәфер чәчәге формасында күкрәк билгеләре тарата һәм җыелган акчаларны ветераннарга ярдәм итүгә юнәлтә. Шушы көннәрдә акциягә "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә районыбызның Җиңү волонтерлары да кушылды.
2023 нче елда без Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп утәбез. Бәйрәм алдыннан "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре җиңү волонтерлары белән берлектә тыл ветераннары янында булып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Алар Байлар Сабасында яшәүче Хәлимә Вәлиева һам Гөлкамал Гомәрова апаларга бәйрәм күчтәнәче тапшырып, җылы әңгәмә кордылар .
Хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты 2023 ел сезоны (район этабы).
Чемпионатта 31 командадан барлыгы 304 спортчы катнашты.
2023 елның 17 маеннан 31 маена кадәр Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «PROкызыксыну» бушлай һөнәри юнәлеш онлайн-фестивале уза. Фестиваль яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең игътибарын төбәк эш бирүчеләренә һәм кирәкле һөнәрләргә җәлеп итүгә, шулай ук остазларны булган тәҗрибәне таратуга стимуллаштыруга юнәлтелгән. Фестиваль этапларының берсе "Round" яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мобиль кушымтада тематик челленджлар үткәрү, алар үз эченә эш бирүчеләрдән видеодәресләр һәм биремнәрне кертә. Фестивальдә җиңүчеләр нигезле призлар, шулай ук партнер компанияләрдә түләүле стажировка узу мөмкинлеген ала. Фестивальдә нечкәлекләрне белергә һәм сайтта катнашырга мөмкин.
29 апрель көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы үткәрде.
Биредә Җиңү волонтерлары «Георгий лентасы» акциясе үткәрде, шулай ук халыктан районыбызны төзекләндерү өчен тавыш бирүдә актив катнашуларын сорадылар.
Кросста 7 яшьтән 55 яшькә кадәр 300 гә якын кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, һәр категориядә җиңүчеләр ачыкланды. Алар барысы да грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Бүләкләү тантанасын “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Д.К., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н. үткәрде.
Саба суды коллективы ВФСК ГТО нормалары комплексын үтәүдә катнашты.
2023 елның 29 апрелендә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге, акватлон буенча балалар лигасының IV этабы узды.