Саба районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Ибраһимов Марсель ЦСКА командасы составында 2021-2022 сезонда Гагарин кубогына ия булды. 19 июнь көнне Марсель Гагарин Кубогы белән Саба районында булды. "Нарат" спорт комплексы" нда хоккей буенча Гагарин Кубогын хөрмәтләүгә багышланган ярышлар узды. Уеннардан соң Марсель Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагерына һәм "Тургай" приютына юнәлде. Балалар Кубок һәм аның иясе белән фотога төштеләр. Аннары алар "Олимп" стадионына юл тотты, анда да аларны шатлык белән каршы алдылар. Ибраһимов Марсель белән горурланабыз, аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.
12 июнь көнне "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Россия көненә багышланган Өстәл теннисы буенча турнир узды. Турнирга Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән спортчылар килде. Чара Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән башланып китте. Шулай ук бу көнне яшь спортчыларга тантаналы рәвештә зачет кенәгәләре тапшырылды. Фарход Усман улы, теннисчыларны документ алу белән котлап, аларга Россия гражданины һәм спортчысы исемен намус белән йөртүләрен, илнең лаеклы гражданнары һәм спортчылары булуларын, әти-әниләренең горурлыгы булуларын һәм үз алларына югары максатлар куюдан курыкмауларын теләде. Ябылу тантанасында Россия мастеры Саъди Исмаилов катнашты. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын- Исмаилова Динара (САБА-АРЕНА)
2 урын- Валеева Зиля (САБА-АРЕНА)
3 урын- Фахрутдинова Анна (Казан)
Ирләр арасында:
1 урын- Ибрагимов Мурат (САБА-АРЕНА)
2 урын- Вилданов Камиль (САБА-АРЕНА)
3 урын- Габдулхаков Тимерхан (САБА-АРЕНА)
Адаптив спортта (хатын-кызлар арасында):
1 урын- Ищенко Екатерина (САБА-АРЕНА)
2 урын- Зарипова Лейсан (САБА-АРЕНА)
Адаптивный спорт (ир-атлар арасында):
1 урын- Мехтиев Ильгиз (Арча)
2 урын- Закиров Айрат (САБА-АРЕНА)
Россия спортчылары өчен стипендия конкурсы
Ростуризм башлыгы хәбәр иткәнчә, быел балалар өчен кешбэк программасы буенча балалар лагерьларына юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып киткән. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, ә программада катнашучы лагерьларга йөкләнеш 90% тәшкил итә. Җәйгә юлламаларның күп өлеше сатылуын исәпкә алып, без программа буенча юлламалар сатуны бер атнадан, ягъни 14-15 июнь төнендә тәмамлыйбыз.
2022 елның 1-2 нче июнь көннәрендә “Ямьле” яр буенда «Сабантуй» спорт мәктәбененең биатлон түгәрәгенә йөрүче балалар арасында җәйге беренчелек булып узды.
2-4 июнь көннәрендә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча 2 төркем ярышлары узды. Ярышларда Арча, Буа, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай районнары командалары катнашты. Ярышларны ябу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә::
1 урын-Сарман муниципаль районы командасы,
2 урын-Саба муниципаль районы командасы,
3 урын-Арча муниципаль районы командасы.
Шул ук көннәрдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ирләр командалары арасында волейбол буенча 2 төркем ярышлары узды. Безнең ир-атлар командасы 3 урынны яулады. Чын күңелдән спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.
2022 елның 28 маенда Питрәч районының МБУ «КСШ» базасында баскетбол буенча ачык турнир үткәрелде, анда «Сабантуй»спорт мәктәбе спортчылары катнашты.
2022 елның 28-29 май көннәрендә Тәтеш шәһәрендә ату стенды территориясендә 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча ярышлар узды.
2022 елның 28 маенда "Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмәгатьчелеге арасында өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Рагозина Надежда Владимировна, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе – Гыйләҗев Илгиз Идрис улы, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы – Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы, Татарстан Республикасы Судьялар Советы Рәисе – Галиәкбәров Айдар Фатих улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы - Кәримов Марат Рәшит улы, Саба район суды рәисе - Сабиров Дамир Рәис улы катнашты. Спортчылар шәхси, катнаш парлы һәм гомумкоманда зачетларында көч сынашты. Гомумкоманда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Арча, Алабуга һәм Минзәлә район судларының берләштерелгән командасы.2 урын-"Авиатөзелеш-КИРОВЕЦ"командасы.3 урын-Саба район суды командасы. 3 урын-Әлмәт шәһәр суды командасы.