ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

27 май көнне Казан шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ХІІ «Өченче буын» пенсионерларның республика Спартакиадасы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнары катнашты. Ярышлар программасына 1000 метрга йөгерү, йөзү, электрон коралдан ату, өстәл теннисы, дартс һәм эстафета кертелгән иде. Безнең район спортчылары лаеклы рәвештә 1 урынны яуладылар һәм ярышларда җиңүчеләр булдылар. Команда составы: Бәшәров Фәннур, Мостафин Рамил, Ханнанова Тәскирә, Карамышев Михаил, Юзмеева Әлфия, Гасыймов Равил, Сергеева Зоя, Латипова Фәния, Габдрахманов Альфред, Галимуллина Хәния, Кәримов Рәшит. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер һәм спортта уңышлар телибез.

26 май көнне Саба район балалар иҗат үзәгендә “Серле каләм” иҗат бәйгесенең йомгаклау туры булып узды.  Әлеге бәйге Саба районында 2008 елдан башлап үткәрелеп килә. Шушы еллар эчендә, күпме укучы үзенең каләмен чарлаган да, купме укучы үзенең тормышын иҗатка багышлаган...Без әлеге иҗат бәйгесендә Саба төбәгендә яшәүче укучыларның гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач районында яшәүче яшьләрнең дә иҗаты белән танышабыз.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы; Казан Идел буе федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы  мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гарифуллин Васил Заһит улы; Казан Идел буе федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасының бүлек мөдире Галиева Рәсимә Муллаян кызы; Казан Идел буе федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы  өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Мөбәрәкҗанова Алия Заһир кызы , Татмедиа акционерлык жәмгыяте филиалы “Саба таңнары” газетасы редакциясе җитәкчесе Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы, “Яшьлек” яшьләр үзәге муниципаль бюджет оешмасы директоры Маканов Динар Каршигай улы һәм башкалар катнашты
    
Быелгы конкурс -2022 ел россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы ​һәм шулай ук Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланды. Бәйгедә катнашучылар, сәламәт яшәу рәвешен пропагандалаган “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”, Волонтерлык эшен яктырткан “Йөрәктән- Йөрәккә”, ришвәтчелеккә каршы “Намуссыз гамәлләр яхшылыкка илтми” һәм яшүсмерләр тормышын чагылдырган “21 нче гасыр яшьләре” номинацияләрендә көч сынашты.


27
май, 2022 ел
җомга

Яшьләрнең, яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «Яшьләр торак конкурсы» үткәрелә (алга таба – Конкурс). Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.
Конкурста катнашырга мөмкин:
башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
яшь галимнәр һәм укытучылар;
сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген алалар (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел взносның 10%, кв.м. торакның ташламалы бәясе).
Өстәмә мәгълүмат "Жильемолодым " каналында, ВКонтакте конкурсы төркемендә урнаштырылган https://vk.com/mol_ipoteka.
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча иптәшләрчә уен


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

ГТО дөньясыннан төп яңалыклар


24
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 22 маенда Байлар Сабасында урнашкан олимп стадионында городки спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатының ябылу тантанасы узды.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.


20
май, 2022 ел
җомга

Вчера 20 мая в п.г.т.Богатые Сабы прошел турнир по волейболу среди мужских ветеранских команд.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшь гаиләләргә туры эфир үткәрү турында


17
май, 2022 ел
сишәмбе

үген Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2013 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International