"Без бергә. Спорт" дип исемләнгән паралимпиячеләрнең кышкы уеннары.
24 нче март көнне хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 ел сезонының зона этабы тәмамланды. (Шәмәрдән зонасы). Бүләкләү тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге Башлыгы Гәрәев А. Н., Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Вәлиев Ф. Т. һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрделәр. Ярыш нәтиҗәләре: Иң яхшы уенчы номинациясе: - Хәйретдинова Наилә (Тимершык авыл җирлеге) - Шәрәфиева Алсу (ШЛПУМГ) - Галиәхмәтова Алсу (Шәмәрдән лицее) - Идрисова Сирена (Югары Утар ДДИ)
1 урын-ШЛПУМГ командасы
2 урын-Тимершык авыл җирлеге командасы
3 урын-Шәмәрдән лицее командасы
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм район этабында уңышлар телибез.
"Ирекле пирамида"дисциплинасында рус бильярды буенча турнир үткәрелә.
19-20 март көннәрендә 2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан "Снежный Снайпер" биатлон буенча ярышлар узды.
2022 нче елның 19-20 март көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән спортчылар көч сынашты. Ярыш дүрт маршрут буенча узды.
2022 нче елның 17 нче мартында Байлар Сабасы спорт комплексында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП 2022 нче елгы сезон (Байлар Сабасы зонасы) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды.
2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары
2022 нче елның 15 нче мартында МБУ "Спорт комплексы" нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
2022 нче елның 14 нче мартында 19:00 сәгатьтә Саба муниципаль районы Чемпионатының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында һәм шәхси эшмәкәрләр арасында чираттагы уеннары узачак.