ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында торак сатып алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшыру тантанасы булды. Быел 2 гаилә-Шәмәрдән авылыннан Фатыйховлар һәм Сатыш авылыннан Җәләлиевлар гаиләсе торак алу өчен социаль түләүләргә ия булдылар. Фатыйхова Ләйлә 4 бала тәрбияли: 2 бала-мәктәп укучылары, 2 бала балалар бакчасында. Гаилә Шәмәрдән авылында торак сатып алырга планлаштыра. Әлеге гаилә программада катнашу өчен 2018 елда гариза бирде. Җәләлиевлар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә: 1 укучы һәм балалар бакчасында 2 бала. Гаилә Байлар Сабасында торак алырга планлаштыра. Сертификатларны Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы тапшырды. Әлеге программада 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу өчен барлык шартларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы сайтында белергә яки Саба районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген 22 февраль көнне Кукмара шәһәрендә ГТО кышкы фестиваленең икенче зона этабы узды. Саба муниципаль районы командасы бу ярышларда бик яхшы чыгыш ясады һәм гомумкоманда беренче урынны яулады. Команда составы: Галимова Сафия (1 урын) Гарипов Фаил (2 урын) Хөснетдинова Адилә( 1 урын) Фәтхрахманов Айзат (3 урын) Шакиров Рамил (1 урын) Вайисов Улугбек (1 урын) Алякимов Рушан (1 урын) Гарипов Марат (1 урын) Спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 нче елның 20 нче февраль көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.


20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

2022 нче елның 19 нчы февралендә Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районы коллективлары арасында чаңгы төре буенча шәхси-команда ярышлары узды.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022  нче елның  12-13 февраль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә  конкур буенча ярышлар булып узды.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 13 февраль  көнендә Казан шәһәрендә 2007-2010 нчы  елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Байлар Сабасында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан Әфган сугышының кан басуларыннан кайтмаган солдатларны һәм офицерларны искә алдылар. Гадәттәгечә сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада сугышчы-интернационалистлар, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы катнашты. Чарада шулай ук районның яшь армиячеләре дә катнашты. Бу истәлекле вакыйга яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү юлында мөһим адым булачак, ул вакыйгалар турында истәлекләрне саклап калачак.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 12 февралендә Байлар Сабасында "Россия чаңгы юлы-2022" - "Татарстан чаңгы юлы-2022"массакүләм ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International