2021 елның 26 декабрендә Питрәчтә 2009нчы елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды.
2021 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы спорт объектлары тренерларын һәм җитәкчеләрен бүләкләделәр.
2021 нче елның 20 нче декабрендә "Саба-Арена" спорт мәктәбендә хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Саба районы Чемпионаты булып узды.
Саба районы җыелма командасы Татарстан Республикасының "Сәламәтлек" XVIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды.
2021 нче елның 19 нчы декабрь көнендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
2021 елның 16-18 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү, җиңел атлетика, бадминтон һәм шахмат буенча ярышларның финал уеннары узды.
15 декабрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең волонтерлар үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары катнашында «Игелекле Татарстан» Республика премиясен бүләкләү тантанасы узды.
14 декабрь көнне «Рост» Шәмәрдән лицеенда Халыкара иреклеләр көне уңаеннан Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы районыбызның иң актив волонтерларын Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләде. Волонтерлар тормышның барлык өлкәләрен үстерүгә зур өлеш кертәләр, шуңа күрә аларның хезмәтен игътибарсыз калдырырга ярамый. Бигрәк тә хәзер, дөньядагы катлаулы эпидемиология вәзгыяте вакытында, ирекле ярдәмчеләрнең ярдәме зур әһәмияткә ия. Аларның тырышлыклары юкка чыкмасын һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бәхет китерсен!