2021 нче елның 10-11 июль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Ярышта катнашкан спортчыларны бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Галиев Марат Ибраһим улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы һәм ярышларның баш хөкемдары Есаян Аркадий Гурген улы катнаштылар.
14 июльдән 2021 ел сезонында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча район чемпионаты старт ала. Ярышларның нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин. Барлык спорт сөючеләрне чакырабыз.
2021 елның 9-10 июлендә Лесхоз бистәсенең «Маяк» картодромында картинг буенча республика ярышлары узды.
2021 елның 14 июлендә "Сабантуй" спорт комплексында "динамик пирамида"дисциплинасында рус бильярды буенча турнир үткәрелә. Үткәрү урыны: "Сабантуй" КСК (Байлар Сабасы ш.т. б., Лесная ур., 2). Башлана: 17.00 сәгатьтә. Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.
2021 нче елның 10 июль көнендә Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды.
Саба муниципаль районының футбол буенча чемпионаты уеннары дәвам итә.
Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында стендка ату һәм пуля белән ату буенча Европа Чемпионатында һәм Беренчелегендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе данын яклап катнашкан спортчыларның уңышлы чыгышларына багышланган тантаналы чара узды/
Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра.
"Олимп" стадионында 2021нче елгы футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты дәвам итә.
2021 елның 1 июленнән 4 июленә кадәр Саратов шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды.