18 нче январь көнне "Яшьлек"яшьләр үзәге, актив ял яратучы балалар, спорт сөюче яшьүсмерләр өчен боз өстендә күңелле стартлар оештырды.
18 гыйнварда «Саба-Арена» УСК өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасында катнашучыларны кабул итте. 1 нче лиганың 8 командасы көч сынашты. Өченче урында «Шемордан» дуэты - Наталья Байрамова һәм Галина Гороховатченко булды. Икенче урында-«Саба-Арена» дуэты Екатерина Ищенко һәм Равил Галиәкбәров. Җиңүне «Трейд-Металл» дуэты Камил Вилданов һәм Әлфис Вәлиуллин бәйрәм итте. Икенче лигада 15 команда-дуэт катнашты. Өченче урынны «Батерфляй»дуэты Адриан Елесеев һәм Самир Фазуллин яулады,икенче урынга Энҗе Баһманова һәм Алиана Әхмәтҗановның «Комета» дуэты күтәрелде. Җиңүне «Тибхар»дуэты Тимур Шакиров һәм Дамир Билалов бәйрәм итте. Ике лиганың да җиңүчеләре һәм призерлары татлы призлар белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы уникаль спорт вакыйгасы — «Саба чаңгы 2026» Төнге чаңгы узышлары турында игълан итә. Барлык чангы спортын яратучыларны Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан Сабинка яр буена чакырабыз.
Чебоксар шәһәрендә ЛИН арасында Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды (дисциплина өстәл теннисы).
Ин-1 чемпионаты ялгыз разряд:
1 урын-Нигъмәтҗанова Алсу
1 урын-Богданов Владимир
2 урын-Шаманов Нияз
ИН-2:
1 урын-Зарипова Ләйсән
3 урын-Кадыйрова Полина
2 урын-Идрисов Айдар
3 урын-Вәлиев Камил
Беренчелек:
2 урын-Хәйруллина Алинә
1 урын-Билалов Дамир
2 урын-Сафронов Эмиль
Парлы разряд:
1 урын-Богданов Владимир-Шаманов Нияз
1 урын-Вәлиев Камил-Идрисов Айдар
1 урын-Билалов Дамир-Сафронов Эмиль
2 урын-Кадырова Полина-Щава Ксения
Катнаш парлы разряд:
1 урын-Богданов Владимир-Нигъмәтҗанова Алсу
1 урын-Билалов Дамир-Хәйруллина Алинә
1 урын-Вәлиев Камил-Зарипова Ләйсән
3 урын-Идрисов Айдар-Щава Ксения
Шулай ук «Җиңүгә омтылыш өчен» махсус призы белән Исхаков Динар да бүләкләнде.
11 гыйнварда "Идел-Кама тәрәзә заводы" компаниясе яшь теннисчыларга спорт киемнәре бүләк итте, бу спортчылар өчен мөһим вакыйга булды. Бу хәйрия акты аларны яңа казанышларга илһамландырып кына калмады, киләчәктә спорт җиңүләре һәм һөнәри үсеш өчен көчле стимул да булды.
Компания башлыгы Денис Иванович Черненькийга ,генераль директор Рамис Илгиз улы Сабировка һәм актив әти-әниебез Ринат Рафаэль улы Габделхаковка юмарт бүләге һәм яшь талантларны үстерүгә керткән зур өлеше өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең тырышлыгыгыз һәм киләчәк буын турында армый-талмый кайгыртуыгыз тирән ихтирам һәм танылу уята.
2026 елның 5 гыйнварында Байлар Сабасында Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге узды.
Шәмәрдәннең үзәк чыршысы янында яңа ел уеннары.
11 гыйнварда «Саба-Арена» спорт комплексында ҖЧҖ «Трейд металл» һәм ҖЧҖ «Сәидә»нең "Мәрхәмәтлелек марафоны"ның 3 нче этабы тәмамланды. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта пьедесталның өченче урыны Элина Шәйдуллинага бирелде.Галина Гороховатченко-икенче һәм тур җиңүчесе Динара Исмаилова булды. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта пьедесталның өченче урыны Алмаз Гариповта. Икенче урын--Раян Йосыпов.3 нче турның җиңүчесе Камил Вилданов булды. Котлыйбыз!
10 гыйнварда "Саба-Арена" спорт мәктәбендә укучыларның өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды. Ярышларда Югары Симет, Мичән, Тимершык, Саба гимназиясе һәм Кызыл Мишә мәктәбе теннисчылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре:
Егетләр
5 сыйныфлар
1 урын Рәхмәтуллин Ямин (Тимершык)
2 урын Нуруллин Алим (Гимназия)
3 урын Ибраһимов Кәрим (Мичән)
6 сыйныфлар
1 урын Һадиев Эмиль (Гимназия)
2 урын Шакиров Зиннур (Симет)
3 урын Ибраһимов Азамат (Тимершык)
7 сыйныф
1 урын Мәметов Булат ( Гимназия)
2 урын Сафронов Эмиль ( Кызыл-Мишә)
3 урын Хәйретдинов Делюс ( Симет)
8 сыйныфлар
1 урын Вәлиуллин Әлфис ( Гимназия)
2 урын Шакиров Тимур (Кызыл Мишә)
3 урын Иксанов Раяз ( Симет)
Кызлар
5 сыйныфлар
1 урын Әхмәтова Камилә (Гимназия)
2 урын Вәлиуллина Алина (Тимершык)
3 урын Миңнебаева Зилия (Мичән)
6 сыйныфлар
1 урын Әһлиуллина Самира
2 урын Сарбаева Залина ( Тимершык)
3 урын Таҗетдинова Ясминә (Мичан)
7 сыйныфлар
1 урын Хәбибуллина Адилә (Гимназия)
2 урын Нәгыймова Нәфисә (Тимершик)
3 урын Закирова Замира (Симет)
8 сыйныфлар
1 урын Яруллина Язгөл (Мичән)
2 урын Мифтахова Айсылу ( Симет)
3 урын Әһлиуллина Самина (Гимназия)
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
6 гыйнварда "Саба-Арена" спорт мәктәбендә бадминтон буенча "Бадминтон гаиләсе" традицион Яңа ел турниры булып узды. Ярышларда 17 команда катнашты. Ярышлар спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе буенча өч төркемдә узды. Ярыш нәтиҗәләре:
А Төркеме
1 урын Идрисов Н. - Әхмәтшина К.
2 урын Сафиуллин Р.-Әхмәтшина С.
3 урын Рәхимов А. - Каюмова И.
"В" Төркеме
1 урын Мәүлетовлар гаиләсе
2 урын Хәбибуллиннар гаиләсе
3 урын Әхмәтшиннар гаиләсе
С Төркеме
1 урын Вәлиуллиннар гаиләсе
2 урын Гатиятовлар гаиләсе
3 урын Рәхимовлар гаиләсе.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, акчалата призлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.