2021 елның 22-29 март көннәрендә Чабаксар шәһәрендә 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге узды.
2021 елның 27-28 мартында Татарстанның Югары Ослан районының «Свияга» ату үзәгендә стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2 нче этабы” булып узды.
22-26 мартта бадминтон буенча "Крылатый Зилант " бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары булып узды.
ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз
2021 елның 21 мартында Казанда Бердәм хоккей лигасының (плей-офф) беренче очрашуы узды.
"САБА-АРЕНА " спорт мәктәбе базасында кызлар арасында фехтование буенча туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда 30 кыз катнашты. Бик кызыклы, динамикалы, мавыктыргыч һәм берләштерә торган искиткеч турнир! Барлык спортчылар да, ата-аналар да, тренерлар да бик канәгать калдылар.
2021нче елның 21 нче мартында “Сабантуй” ату комплексында спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган 3 этабы үтте.
16-20 мартта Пермь шәһәрендә X Бөтенроссия авыл спорт уеннары узды. Саба районы вәкилләре Фәсхетдинова Равия һәм Вайисов Улугбәк сыер савучыларның өч төр ярышында катнаштылар. Шәхси зачетта Вайисов Улугбек 2 урынны яулады. Гомуми зачетта Татарстан Республикасы командасы 4 нче урынны алды.
Буген 21 март конне РСФСР, ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган 2008 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атлар, хатын-кызлар һәм малайлар арасында өстәл теннисы буенча XIX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларының ябылу тантанасы булып узды.