2021 елның 31 гыйнварында Казан шәһәрендә 2006-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды.
2021 елның 30 гыйнварында Саба районы Байлар Сабасы бистәсенең гүзәл яр буенда «Саба- чаңгы 2021» дип исемләнгән төнге чаңгы ярышлары булып узды.
2021нче елның 25, 27нче гыйнвар көннәрендә Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.
25-26 гыйнвар көннәрендә Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси чемпионат булып узды.
Барлык спортчыларны да 2021 елның 30 гыйнварында Байлар Сабасының Саба елгасы яр буенда узачак "Саба -чаңгы 2021" төнге чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз. Барлык катнашучыларны теркәү 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышлар 3 дистанциядә узачак (15 км, 5 км, 2 км) һәм шулай ук балалар ярышы булачак.
2021 елның 23-24 гыйнвар көннәрендә Чебоксар шәһәрендә бозда машина ярышлары буенча Россия Кубогының 3 нче этабы булып узды.
"САБА-ЧАҢГЫ 2021" дип исемләнгән төнге чаңгы ярышлары
2021 елның 24 гыйнварында Эзмә авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.