16-20 мартта Пермь шәһәрендә X Бөтенроссия авыл спорт уеннары узды. Саба районы вәкилләре Фәсхетдинова Равия һәм Вайисов Улугбәк сыер савучыларның өч төр ярышында катнаштылар. Шәхси зачетта Вайисов Улугбек 2 урынны яулады. Гомуми зачетта Татарстан Республикасы командасы 4 нче урынны алды.
Буген 21 март конне РСФСР, ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган 2008 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атлар, хатын-кызлар һәм малайлар арасында өстәл теннисы буенча XIX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларының ябылу тантанасы булып узды.
2021 нче елның 20 нче мартында Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк ир-атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында XIX ачык шәхси-команда ярышлары ачылды.
2021 елның 18-21 мартында Байлар Сабасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган, 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк ир-атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XIX ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышлары уза.
Кичә 2021 елның 17 мартында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды.
2021 нче елның 4 нче мартында МБУ "САБА-АРЕНА" да хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
11 март көнне гаилә командалары арасында ГТОның II зона фестивале булып узды.
12 марттан 14 мартка кадәр Байлар Сабасының «САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә "20 яшькә кадәрге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге" һәм "21-50 яшьлек сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты" узды.
2021 елның 12 мартында Юдино бистәсенең чаңгы трассасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.
Саба муниципаль районы буенча ГТО тапшыру үзәге барыгызны да ГТО нормативлары комплексын үтәргә чакыра. Барлык сораулар буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә 8 (84362)2-45-89 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз