2019 елның 14-16 ноябрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең икенче төркем мини-футбол буенча спартакиадасы узды.
11 ноябрьдә Россия Федерациясе спорт Министрлыгында ведомство башлыгы Павел Колобков тренерларга, спортчыларга һәм спорт тармагы белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә, хезмәт коллективлары һәм авыл җирлеге ир-атлары командалары арасында, мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала. (Байлар Сабасы зонасы, Югары лига).
2019 нчы елның 3 нче ноябрь көннендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
6 ноябрь көнне Байлар Сабасы спорт комплексында "Саба таннары"газетасы призына ир-атлар арасында көрәш буенча ярышлар узды.
Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Түбән Шытсу авыл җирлеге Башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.
Бүген, 2019 елның 2 ноябрендә турнир Түбән Шытсу авыл җирлегенең Түбән Шытсу мәдәният йортында старт алды. Турнир 1х1 форматында, төркем системасы буенча узды.
Турнир нәтиҗәләре буенча ике катнашучы – Рәмзил Гомәров һәм Айнур Мөхәммәтшин 2019 елның 1 декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында узачак финал этабына чакыру алды.
Исегезгә төшерәбез, киберфутбол буенча турнир ноябрь дәвамында Сатыш, Явлаштау һәм Шәмәрдән авыл җирлекләре территориясендә узачак.
10 ноябрь, 2019 ел-Сатыш авылы мәдәният йорты,
17 ноябрь 2019 ел – Явлаштау авылы мәдәният йорты,
24 ноябрь, 2019 ел-Шәмәрдән авылы мәдәният йорты
2019 елның 1 декабрь-финал этабы
Башлана: 10.00 сәгатьтә.
27 октябрь көнне, Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә, «Бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты»на йомгак ясалды.