ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

2 апрель - бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәгенең " Игелекле Саба" игелек үзәге хезмәткәрләре, Олы Шыңар урта мәктәбе базасында укучылар белән  «Зәңгәрне кабыз " акциясе оештырды. 

Бүген 2025 елның 2нче апрелендә Байлар Сабасында терәк-хәрәкәт аппараты тайпылган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионатын ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов, ТР Саба муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазанович Гарипов, Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Идрис кызы Сафиуллина, Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте башкарма директоры Ольга Евгеньевна Федорова, Ярышларның баш хөкемдары, Бөтенроссия категорияле судья Ирина Владимировна Борисова, Россия паралимпия җыелма командасының баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Игорь Александрович Сазонов, ярышларның баш секретаре, Халыкара категория судьясы Валентин Константинович Понамарев, шулай ук сугыш ветераннары катнашты. Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов һәм Игорь Александрович Сазонов узган ел нәтиҗәләре буенча спортчыларга бүләкләр тапшырдылар: - 2024 елның иң яхшы тренеры Виталий Валерьевич Поздин бүләкне алды. - 2024 елның иң яхшы спортчысы - Маляк Алиева, Иван Карпов. - 2024 елгы яшьләр составының иң яхшы спортчысы - Максим Назаркин, Ева Куц, - 2024 елгы яшьләр составының иң яхшы тренеры - Владимир Владимирович Глазов, - 2024елның иң яхшы белгече - Дмитрий Васильевич Боев, - 2024 елның иң яхшы хөкемдары - Валентин Константинович Понаморев. - спортка тугрылык өчен номинациядә - ФарходУсманович Исмаилов. Барлык спортчыларга да лаеклы дәрәҗә, уңышлар, ә тамашачыларга - матур, мавыктыргыч тамаша һәм якты тәэсирләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

1 апрельдә «Алтын Туп» спорт комплексында 2025 ел сезонында хезмәт коллективларының, авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Тэги: ОДМС

1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

“Яшьлек” яшьләр үзәге Шәмәрдән балалар китапханәсе белән берлектә Көлке көне үткәрде.


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 80 чакрымга беренче урман хуҗалыгы команда чаңгы марафонында катнашты

Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбендә "Укучыларның асоциаль тотышын профилактикалау эшен оештыруга системалы якын килү" темасына педагогик совет узды. Педсовет нәтиҗәле, эчтәлекле, иркен, барлык педагогик хезмәткәрләрнең эшлекле хезмәттәшлеге рәвешендә узды. Педсоветта кабул ителгән карарлар спорт мәктәбендә тренер-укытучылар, спортчылар һәм ата-аналар өчен уңайлы шартлар тудыруга нигез булачак. Очрашу азагында спорт мәктәбе директоры барлык хезмәттәшләренә өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

29 нчы март көнне, Питрәч районында, атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә, көрәш буенча ачык турнир узды. 

29нчы мартта Байлар Сабасында кыска нардалар буенча турнир узды! Турнирда Казан, Саба, Киров, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Тольяттидан 22 спортчы катнашты! Күп сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә (7 очко һәм өч җиңелү) түбәндәге призерлар билгеләнде: 1. Тимина Светлана; 2. Чемаклы Метин; 3. Артур Роганов. Шулай ук 5 очкога кадәр джекпот үткәрелде, олимпия системасы буенча - Кәримуллин Рафаэль! Барлык катнашучыларны һәм призерларны котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

28 мартта шахмат буенча республика турнирына сайлап алу ярышы (зона этабы) узды. 1 урынны Зәйнуллиннар гаиләсе алды (Төйләче районы); 2 урын - Фәттаховлар гаиләсе (Арча районы), 3 урын - Шакировлар гаиләсе (Саба районы). Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

27 мартта Киров өлкәсенең Малмыж районы Яңа Смаил авылында гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары арасында рус шашкалары буенча "Төньяк балкыш" төбәкара дуслык турниры узды. Саба районыннан 2 команда чыгыш ясады. Саба -1 командасы (Низамиев Йосыф һәм Мөхәммәтова Сафия составында) 13 командадан 1 урын, Саба -2 командасы (Ибраһимов Нияз һәм Тимергалиева Зарина составында) 3 урын алды. Малайлар арасында шәхси зачетта: 1 урын - Низамиев Йосыф, 2 урын - Ибраһимов Нияз; кызлар арасында: 1 урын - Мөхәммәтова Сафия. Аларны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International