Ватанны саклаучылар елына багышланган гаилә чаңгы эстафетасы.
2025 елның 4 мартыннан 7 мартына кадәр Уфа шәһәрендә Бөтенроссия яшьләр бадминтон ярышлары узды. Анда Россиянең 11 төбәгеннән 262 спортчы катнашты. Ялгыз һәм парлы категорияләрдә 798 уен уйналды. Ярыш "өч йолдыз"лы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары уңышлы чыгыш ясап, 13 медаль яуладылар. 1-Зайнеев Айназ - Фёдоров Данила (Алексеевск) ,-1- Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Базарлы Матак) ,1- Сафиуллин Рөстәм ,2- Сафина Элина ,2-Идрисов Нияз - Сафиуллин Рөстәм Зәйниев Айназ ,3- Галимуллин Расуль ,3- Галимуллин Расуль - Гаврилов Кирилл (Казан) ,3- Идрисов Нияз - Сафина Элина ,3- Борһанов Данияр - Савенко Матвей (Чаллы) ,3- Сафин Зиннәтулла Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренеры Зарипов Г.Х. лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, алга таба да спорт уңышлары телибез. Шулай ук тренерлар һәм ата-аналар исеменнән Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба районына бөтенроссия ярышларына спортчылар йөрү мөмкинлеге өчен дә рәхмәтлебез.
Кадерле коллегалар, хөрмәтле хатын-кызлар! Бу матур яз көнендә сезгә һәрчак сөекле, теләкле һәм бәхетле булуыгызны телибез.Сезнең һәр көнегез якыннарыгызның шатлыгы, җылысы һәм кайгыртуы белән тулы булсын. 8 Март бәйрәме белән!
Саба районы "Яшьлек" яшьләр үзәге язарга сәләтле, каләм тибрәтүче, иҗат итәргә яратучы шәхесләрне барлау йөзеннән, “Серле каләм” иҗат бәйгесен игълан итә.
Муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды
2025 елның 27 феврале- 2 мартында «Саба-Арена» базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең команда чемпионатының 3 туры узды.
А югары лигасы ярышларында ир- ат катнашучылар (командалар):
КГБУ ДО "КСШОР" (Барнаул шәһәре)
Газовик (Ухта шәһәре)
Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы)
Факел-1 (Оренбург шәһәре)
Куединские буйволы (Куеда шәһәре)
ЦПСР И ССК (Томэн шәһәре)
Барс (Казан шәһәре)
Авиатор (Тобэн Тагил шәһәре)
В югары лигасы ярышларында хатын-кыз катнашучылар (командалар) :
Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы)
КНТ Люблино (Мэскэу шәһәре)
Красноярский край (Красноярск шәһәре)
Факел-2 (Оренбург шәһәре)
МГФСО-Фили (Мэскэу шәһәре)
Волжанка (Казан шәһәре)
ОРГИЛ (Иволгинск шәһәре)
ФНТНУР (Яна Уренгой шәһәре)
Республика Беларусь-РЦОП - 2 (Минск шәһәре)
Чемпионатның киләсе турларында барлык спортчыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез! Яңа очрашуларга кадәр!
Сабаны КВН шаулатты!!!