КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН КВАРТИРНИК!
22-28 июль көннәрендә Мәскәү өлкәсендә «Лисья нора» стендка ату комплексында «Илнең яшүсмерләр лигасы» ярышлары узды.
Липецк шәһәрендә стендка ату буенча «Россия Кубогының 6 нчы этабы» ярышлары тәмамланды.
Турнирга 8 районнан 50дән артык кеше килде. Катнашучыларга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Рәшит улы Кәримов ярышта уңышлар теләде.
Яңа Lada Granta автомобильләре ачкычлары Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә фкис өлкәсендә дәүләт органы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан ТР муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге бүлек башлыкларына тапшырылды.
Арып- талып кайткан эш көненнән соң, гаиләң белән бергә җыелып, зәңгәр экраннар каршында кино яки мультфильм карау үзе бер рәхәтлек бирә.
«Саба-Арена» УСК территориясен ел саен матур чәчәкләр сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк. Кешеләр чәчәкләр үстергәндә, аларны тоярга, яратырга һәм бәхетле булырга сәләтле. Чәчәкләр кешегә шатлык, рухлану һәм тынычлык бүләк итә. Чәчәкләр кеше тормышында мөһим роль уйныйлар, бер үк вакытта бизәк тә, матурлык һәм шатлык чыганагы да, үз хисләрен тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу ысулы да булып торалар.
2024 елның 26-28 июленнән Байлар Сабасында картинг буенча Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм Беренчелеге, Татарстан Республикасы Чемпионаты, Беренчелеге һәм Кубогы ярышлары узды.
Кичә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә "ТурникMan - 2024" ярышлары узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Төп оештыручылар - пауэрлифтинг буенча спорт мастеры, кандидат-армспорт һәм бокс буенча спорт мастеры Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре.
Барлыгы 66 спортчы катнашты.
Иң яшь катнашучыга 5 яшь, иң өлкәненә 59 яшь.
Йөк күтәреп иң югары күтәрелеш 62,5 кг теркәлгән. Аны Илсаф Мусин күтәргән.
Максималь тартылу-42 тапкыр. Аны Олугбәк Вайисов башкарды.
Өлкәннәр арасында тартылу урыннары:
1 урын - Вайисов Олугбәк
2 урын-Булат Мәүлетов
3 урын-Таипов Нияз
18 июльдән 28 июльгә кадәр Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә фехтование буенча уку-күнекмә җыеннары узды. Җыеннарда Россиянең 6 шәһәреннән-Оренбург, Екатеринбург, Сириус, Воронеж, Уфа, Байлар Сабасыннан 100 дән артык спортчы катнашты. Укыту-күнекмә җыены спортчылары яңа уку-күнекмә елы ярышларына актив әзерләнделәр. Җыеннар вакытында балалар Б. Сабасындагы бассейнга чыктылар, Лесхоз бистәсенең «Нарат» боз сараена, Мингәр авылының күңел ачу-савыктыру комплексы буйлап экскурсиягә бардылар. «Саба-Арена» спорт мәктәбенең базасында спортчыларны интенсив фехтование күнегүләре, ОФП, растяжка, сугышчан практика һәм уен күнегүләре, «Урман әкияте» күңел ачу-сәламәтләндерү комплексында саф һавада дискотекалар көтте. Шулай ук УТСта спортчылар һәрьяклап үсеш алдылар, барлык үстерү һәм балалар күңел ачу чараларында катнаштылар.