2024 елның 25-27 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсендә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышлар рангы "Өч йолдыз". Саба районы тәрбияләнүчеләре, "Саба-Арена" спортчысы Зәйниев Айназ Алексеевскидан Федоров Данила белән парлы категориядә чемпион һәм Әлки районыннан Әхмәтова Ралина белән катнаш парлы разрядта бронза призеры булды.
Айназны, аның әти-әнисен, тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
2024 елның 27-28 гыйнварында Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы Бадминтон өметләре - 2024нең 1 туры узды. Ярышларга бөтен республикабыздан 200гә якын спортчы җыелды. 1 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:
🥇-Сафин Агләм, 1 нче дивизия;
🥈-Сафин Агләм-Хөсәенов Арслан (Казан)) ;
🥈-Сафин Агләм-Исмәгыйлев Иделия (Казан));
🥈-Әхмәтшина Самина, 2 нче дивизион;
🥉-Идрисов Нияз-Рәхимов Әдел;
🥉-Гөбәйдуллина Ралина, 1 нче дивизия;
🥉-Гөбәйдуллина Ралина-Шахмаева Мәдинә;
🥉- Бурганов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе);
🥉-Сафиуллин Рөстәм, 2 нче дивизион;
🥉-Хәбибуллина Наргиза-Чиркина Виктория (Балык Бистәсе).
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!
22-28 гыйнварда Казанның өстәл теннисы үзәгендә Идел буе федераль округы чемпионаты узды, аның барышында 17-25 мартта Санкт-Петербургта узачак Россия чемпионатына 5 команда юлламасы һәм 11 ялгыз юллама уйнатылды. Динара Исмаилова чыгыш ясаган Татарстан Республикасы хатын-кызлар җыелма командасы көмеш призер булды. Павел Галанов һәм Хайём Исмаилов чыгыш ясаган Татарстанның ир-атлар җыелма командасы бишлеккә керә алмады (7 урын). Ялгыз ярышларда Динара 9 урынны алып, Россия чемпионатына юллама яулый. Камилла, Павел һәм Хайём өчен ялгыз ярышлар уңышсыз була, 21, 29 һәм 34 нче урыннарны ала.
28 гыйнварда САБА - Аренада бадминтон буенча "җомга турниры" узды.
Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары түбәндәгеләр булдылар:
А Төркеме :
1 урын-Багманова Камилла
2 урын - Мансурова Регина
3 урын-Вәлиев Рузал
3 урын-Нуруллин Әлим
_________
В Төркеме :
1 урын-Әхмәдиева Динә
2 урын - Хуҗин Илдан
3 урын-Габделхаева Зилә
3 урын - Миннекаев Рөстәм.
________
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр 🥳 🍫 🍬
Сабаның "ПМК" ҖЧҖ җитәкчелеге һәм шәхсән аның директоры Константин Маковеевка татлы бүләкләр өчен рәхмәт.
2024 елның 27 гыйнварында Байлар Сабасында урнашкан Сабинка яр буенда төнге чаңгы узышы "Саба Чаны-2024" узды.
Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча чираттагы якшәмбе лигасы узды. Ярышларда 25 команда катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр булдылар:
1 урын-«Саба-Арена» Ищенко Е./Фәйзетдинова С.
2 урын- «Доник» Вилданов К./Латыпов И.
3 урын - «Килдебәк» Сираев И./Әхмәтҗанов Д.
Шушы көннәрдә Казанның Мәскәү районында яңа "Яратам" яшьләр һәм яшүсмерләр клубы ачылды.
17-22 гыйнварда Чиләбе шәһәрендә «Олимпия өметләре» бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Татарстанның яшь бадминтончылары катнашты. Алар арасында безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә бар: Галимуллин Рәсүл, Гөбәйдуллина Ралина һәм Сафин Агләм. Безнең тәрбияләнүчеләр 6 медаль яулады: Гөбәйдуллина Ралина катнаш парлы разрядта чемпион булды, шулай ук парлы катнаш разрядта 2 урын һәм ялгыз разрядта 3 урын яулады. Сафин Агләмнең парлы разрядта 2 урыны һәм ялгыз һәм катнаш разрядларда 3 урыны бар. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Шәмәрдәннең 3 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырдылар.
Кадерле студентлар! Сезне Россия студентлар көне белән котлыйбыз! Студентларның якты, романтик тормыш битләре мәңгегә истә кала. Студентлар яңа белем алырга гына түгел, ә аралашу тәҗрибәсе тупларга, иң матур хисләр кичерергә, тугры дуслар табарга да өлгерәләр. Бүген сез студентлар аудиторияләрендә укыйсыз, ә иртәгә югары белемле белгечләр булачаксыз һәм республикабыз үсешенә һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертәчәксез. Барлык студентларга да күңел яшьлеген, иҗат шатлыгын һәм үз-үзеңә ышанычны сакларга телибез. Студент елларыгыз сезгә ныклы белем һәм күп кенә күңелле танышулар алып килсен, сезнең һөнәри һәм иҗади хыялларыгыз чынга ашсын, һәм сезнең һәркайсыгыз теләгән карьера биеклегенә ирешсен.