ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Беренчел нәтиҗәләр буенча «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә Россия Федерациясендә 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән. Масштаблы чара «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабына башлангыч йомгак ясалды. Бөтен ил буенча чарага 420 меңнән артык кеше килгән. 14 меңнән артык эш бирүче 330 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән.


15
апрель, 2023 ел
шимбә

Бүген, 15 апрельдә, Татарстан шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабының икенче көне уза. Масштаблы чара бөтен ил буенча «Демография» милли проекты кысаларында үткәрелә.


14
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең беренче этабы ачылуы матур бию номеры белән үрелеп барды. Катнашучылар алдында «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы башланды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

14-15 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы уза. Казанда чара уздыру мәйданчыгы итеп КФУның 2 нче уку бинасы сайланды.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген, 10 апрельдә, «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында матбугат конференциясе узды. Чара «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын оештыру һәм үткәрүгә багышланган иде.


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Беренче «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә узачак.

14 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә, гомумән республика буенча кебек үк, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең беренче этабы старт ала. Ярминкәнең төп максаты икътисад өчен өстенлекле предприятиеләрнең кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү генә түгел, ә карьера траекторияләрен төзү һәм перспективалы һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

29 мартта Кукмара районының «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектының уртак чаралар планы кысаларында вакансияләр ярминкәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International