22 февральдә Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Анда «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, Казан шәһәре Яңа Савин районының 110 нчы номерлы балалар бакчасы, «Казметрострой» АҖ ЖБИ заводы, «Метроэлектротранс» МУП, «Радиоприбор» АҖ һ. б. катнашты.
20 февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ катнашында эш бирүче көне узды.
Кичә, 16 февральдә, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә, вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырдылар.
20 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ катнашында эш бирүче көне үткәрәчәк.
14 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарага «Автодор» ТК» ҖЧҖ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ чакырылган иде. Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: слесарь, диспетчер, С категорияле машина йөртүче һ. б.
Бүген Бөгелмә механика заводы территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чараны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында, партиянең җирле бүлекчәсе белән берлектә оештырды.
2 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе үткәрәчәк. Чарада катнашалар: «КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ, «СЕДАН» фильтрлар заводы» АҖ, «Чаллы водоканалы» ҖЧҖ, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Федераль пассажир компаниясе» акционерлык җәмгыятенең Горький филиалының структур бүлекчәсе – Горький тимер юл агентлыгы катнашында эш бирүче көне үткәрде. Эш эзләүчеләргә билет кассиры вакансиясе тәкъдим ителде.
25 гыйнварда Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды: «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП – 1 нче троллейбус депосы, «Динамо» спорт мәктәбе» МБУ, «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ хуҗалык эшләре үзәге, «Радиоприбор» заводы» ГАҖ.
25 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алмаштырырга теләүче барлык гражданнарны Горький тимер юл агентлыгының Горький филиалы «Федераль пассажир компаниясе» АҖ катнашында эш бирүче көненә чакыра.