ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге мәктәп укучылары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Чарада «МТС» ГАҖ, «Үсеш Территориясе» Коворкинг-үзәге, «Сәламәт бул!» ҖЧҖ һ.б. катнашты.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

25 нче май көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Вакансияләр ярминкәсендә 276 кеше булды.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге кирәкле хезмәткәрләрне сайлау буенча бизнес-ситуацияне хәл итү максатыннан 20 майда алты предприятиене тәкъдир итте. Чара вакантлы эш урыннары ярминкәсе кысаларында оештырылды, анда студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм барлык теләүчеләр булды.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18нче май көнне Яшел Үзән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак идарәсе филиалы – Яшел Үзән районы буенча хәрбиләштерелгән сак бүлеге катнашында эш бирүче көне узды.


13
май, 2022 ел
җомга

18 нче май көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки эшен алмаштырырга теләгән барлык гражданнарны «РФ Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсе» ФДКУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы – Яшел Үзән районы буенча хәрбиләштерелгән сак бүлеге катнашында эш бирүче көненә чакыра.


6
май, 2022 ел
җомга

5 нче май көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен эш бирүче көне уздырды. Гражданнар «Загородный клуб» идарәче компаниясе» ҖЧҖ вәкиле белән очраштылар һәм аралаштылар.


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген «Васильевский» шифаханәсе базасындагы вакытлыча урнаштыру пунктында яшәүче Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көне оештырды.

28 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге катнашында эш бирүче көне узды. Чара гарантияләнгән әңгәмә форматында узды.

28 апрельдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Вакансияләр ярминкәсендә 69 кеше булды. 


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

22 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Эш эзләүчеләргә 29 вакансия тәкъдим иттеләр: пешекче, сатучы-консультант, сатучы, чәчтараш, ярдәмче эшче, көч челтәрләре һәм электр җиһазлары буенча электромонтажлаучы, реклама буенча менеджер һ.б.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International