Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсен үткәрде. Чара вакытлыча урнаштыру пунктында – «Васильевский» шифаханәсе базасында узды.
8 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП катнашында эш бирүче көне узды. Эш бирүче автобус йөртүче, троллейбус йөртүче, электромонтер, хәрәкәт составын ремонтлау, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь вакансияләрен тәкъдим итте.
Вакансияләр ярминкәсендә 109 кеше булды. Һәр эш бирүче анкета тутырды һәм эшкә урнашырга әзерлек белдерде.
7 апрельдә вакытлыча урнаштыру пунктында – «Ливадия» шифаханәсендә – Украина, Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләреннән Россия Федерациясенә эвакуацияләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
Бүген «Васильевский» санаторие базасында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.
30 март көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Махачкаладан (Дагыстан Республикасы) эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен онлайн-очрашу форматында вакансияләр ярминкәсе узды.
Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: «Элекон заводы» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, 150 нче балалар бакчасы, «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Водоканал» МУП, «НӘФИС Косметик» АҖ, «Аромат» АҖ, «ЖКХ Инвест плюс» ҖЧҖ.
18 март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда шәһәрнең социаль сферасы оешмалары һәм «Нәфис Косметикс» (Казан) косметика җитештерүче иң эре компания катнашты.
Икмәк-күмәч эшләнмәләре технологы – азык-төлек товарлары җитештерү өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Предприятиеләр еш кына мондый белгечләр җитмәү белән очраша. Яшел Үзән икмәк комбинатының кадрлар хезмәте җитәкчесе Ольга Саттарова бу проблеманы Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә хәл итә алды.
3 нче март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт.