Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында физкультура һәм өстәл теннисы буенча спорт чаралары уздыру өчен спорт залы төзелә.
Объектта тышкы яктырту, электр белән тәэмин итү, эчке суүткәргеч, эчке канализация, вентиляция урнаштырыла, шулай ук электр монтажлау эшләре башкарыла.
Стеналарны һәм түшәмне монтажлау буенча ремонт эшләре бара. Подряд оешма ҖЧҖ "159 нчы ПМК".
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
2025 елның 18 февралендә Шәмәрдән авылында теннис үзәге төзелеш объектында күчмә киңәшмә узды.
«ПМК-159» ҖЧҖ оешмасы Иштуган авыл мәдәният йортында «Мәдәният» милли проекты буенча 58 534 000,00 сумлык капиталь ремонт ясады.