ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 30 ноябрендә Казанда "Экият"  курчак театры бинасында "Sforzando Халыкара музыкаль премиясе" конкурсы узды. Анда Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты. "ТАМЧЫ" вокаль- хореография ансамбле ( укытучылары:Харрасова Л. А., Свищева Л. А.),

-Гатауллина Сәидә ( соло) -(укыт. Харрасова Л. А.) "МИРАС" хореография коллективы бию ярдәме белән (укыт. Свищева Л. А.).

Нәтиҗәлэр:

"ТАМЧЫ" - 1 дәрәҗә Лауреат.

Гатауллина Сәидә- 2 дәрәҗә Лауреат.

Шулай ук укытучылар һөнәри осталыклары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
ноябрь, 2024 ел
җомга

29 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Татарстан Республикасы флагы" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар ТР Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы, аның төсләренең әһәмияте турында белделәр, шулай ук Татарстан Республикасы символикасы, гербы һәм гимны турында искә төшерделәр.
Чараның икенче өлешендә балалар үз куллары белән республика флагын ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 нче елның 29 ноябрендә Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар - "Сәйлән" клубы әгъзалары өчен " Тылсымлы агач " дип исемләнгән мастер - класс үткәрде. Очрашу барышында китапханәчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шәҗәрә һәм генеалогик агачның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Электрон презентация ярдәмендә алып баручылар балаларга гаилә составының нәрсә икәнен, туганлык мөнәсәбәтләренең нинди булуын, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасының бурычлары, туганнары белән элемтәсе турында аңлатты.

Аннары балалар гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында балалар табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.

  29 ноябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  «Татарстан Республикасы Дәүләт флагын кабул итү көне» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

  Укучылар байракның мәгънәсе, тарихы, яшәешне һәм табигатьне гәүдәләндерүче яшел төсе, кыюлыкны һәм тәвәккәллекне гәүдәләндерүче кызыл төсе, тынычлыкны һәм чисталыкны гәүдәләндерүче ак төсе турында белделәр. Чара барышында балалар флаг турындагы әңгәмәне тыңлап кына калмадылар, ә актив катнаштылар һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр.

   Чараны тәмамлап, мәдәният хезмәткәрләре мәдәни мирасыбызны аңлауның, аны саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау, Иләбәр авыл китапханәләре хезмәткәрләре  Явлаштау урта мәктәбе укучылары белән бергә Калатау тауларына танып-белү сәфәре оештырдылар.

Байлар Сабасыннан унике чакрым төньякта, Мишә елгасы буендагы  тауны җирле халык Калатау дип атый. Тарихи яктан ул Өтернәс шәһәрлеге буларак билгеле. Казан ханлыгының соңгы елларында кирмән-шәһәрлек татарның үзәге – башкаласы булган.

Өчпочмак формасына якын итеп өелгән ташларга язма беркетелгән: «1552 елда Ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә». Бу истәлек билгесе янында китапханәчеләр «Мондадыр безнең бабайлар» исемле әңгәмә уздырды. Чарада катнашучылар шәһәрлекнең тарихы турында күбрәк белә алдылар һәм барлык сорауларына җаваплар алдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында Шәриф Хөсәеновның тууына 95 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Үзбәкстан театр сәхнәләрендә куелган «Әни килде», «Профессор кияве», «Зөбәйдә – кеше баласы» пьесалары авторы. Шәриф Хөсәенов үзенең әсәрләрендә әхлакый-этик темаларны күтәрә, бу һәрвакыт аеруча актуаль була.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәре Саба урта мәктәбенең 4 “Б”  сыйныф укучылары өчен “Салават күпере” һәм  “Сабантуй” журналларында кунакта”дип исемләнгән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Укучыларга “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының тышлыгы белән генә түгел, эчтәлеге белән дә кызыклы булуын күрсәтү өчен, китапханәче журнал битләре буйлап сәяхәт ясады, иң кызыклы рубрикаларга тукталды. Журнал битләре буйлап сәяхәт иткәндә, кызлар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында кызыклы фактлар белделәр, төрле илләр белән таныштылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Чара журналдагы кечкенә хикәяләр, шигырьләр уку белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

29 ноябрь-Татарстан Республикасы әләме көне. 27 ноябрь көнне Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары өчен республикабызга багышланган "Безнең уен" интеллектуаль уены үткәрде. Уен 5 өлештән тора:" Туган телем татар теле"," Күп милләтле Татарстаным"," Милли ашлар"," Бию көйләре","Туган ягым Татарстан". Балалар кызыксынып катнаштылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 ноябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасының атказанган ветеринария  табибы, “Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы, “Өлкәннәр” клубының җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының «Ялгыш язылган язмыш» дип исемләнгән яңа чыккан китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Алтын куллар” клублары әгъзалары, авыл китапханәчеләре килделәр.  Алар китапта булган һәрбер әсәрнең эчтәлеген сөйләп, китап укыганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Авторның иҗатына карата соклануларын белдерделәр, берсеннән-берсе матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәне йомгаклап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән күренекле якташ язучыбыз Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2024 елда ул 24 ноябрьгә туры килә. Бу бәйрәм - үз мәхәббәтең турында тагын бер кат әйтергә, тормыш бүләк иткән кешегә рәхмәт һәм наз сүзләрен җиткерергә менә дигән сәбәп. Бу көнне балаларына мәхәббәт, наз, игелек бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Әниләр көне уңаеннан 2024 елның 26 ноябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Әни көне» бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, шулай ук үз хисләрен шигырьләрдә белдерә алдылар. Бәйрәмдә классик язучыларның шигъри юллары, әниләр турында җырлар һәм, әлбәттә, барлык әниләрнең бәйрәм белән котлаулары яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International