ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 15 гыйнварда "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәгнгать мәктәбе  укытучылары Мөхетдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Зәйнетдинова З. З., Яхина Г. И. "Фортепиано" белгечлеге буенча 2-5 сыйныф укучылары өчен “Саба районы буенча ведомстводан тыш гаскәрләрне саклау бүлеге” нә экскурсия оештырдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

«Пушкин көннәре» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Пушкинны бөтен дөнья укый…» дип исемләнгән викторина уздырылды. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар игътибарына шулай ук А.С. Пушкин әсәрләренә нигезләнгән агач тактага рәсем төшерү буенча тематик мастер-класс  тәкъдим ителде. Бүгенгесе көндә дә Александр Сергеевич Пушкинның  искиткеч тарихка бай әсәрләре үсеп килүче яшь буын тарафыннан яратып укыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Фатих Кәрим - татар совет язучысы һәм шагыйре, патриотик һәм лирик әсәрләр авторы. Иҗатның күпчелек өлеше икенче бөтендөнья сугышына туры килә, анда автор  батырларча катнашкан. 20 нче гасырның башы һәм уртасы бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешеләр өчен авыр сынаулар белән билгеләнде. Бу кырыс елларда атаклы татар язучысы һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Фатих Вәли улы Кәримовка яшәргә һәм иҗат итәргә туры килә. Әдәбият иҗаты чорның иң мөһим мизгелләрен - 1917 елгы революциядән башлап Икенче бөтендөнья һәм коточкыч сталин репрессияләренә кадәр чагылдырды. 10 гыйнварда клуб мөдире һәм китапханәче Ф.Кәрим шигъриятенә багышланган “Ф.Кәрим иҗаты” поэзиясе кичәсе оештырдылар. Чарада авторның күп кенә шигырьләре яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында укытучы Хафизова Ч. Ф. җитәкләгән сыйныф укучыларының яңа ел концерты, сынлы сәнгать сыйныфында укучы балаларның ( укытучылары Газизова Г. Р һәм Галиева Э. Р.) тематик рәсемнәрдән торган күргәзмә булды. Концертта укучылар төрле илләрдә Яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Европа, Азия, Америкада Яңа елны каршы алу үзенчәлекләре, Россиядә аны бәйрәм итү һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

11 январь көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы, Саба районы ветераннар советы рәисе Ильясов Фәнил Ильяс улының 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Яшьнәп үткән гомер” дип аталган портрет-кичә үткәрелде. Фәнил Ильяс улы  югары дәрәҗәгә үзенең фидакарь хезмәте белән  ирешкән  шәхес. Ул бер өлкәдә 40 ел эшләп, хезмәт юлын элемтә сыйфаты буенча оператордан башлап, Саба районы буенча “Россия почта”сы җитәкчесенә кадәр күтәрелгән хөрмәтле кеше. Юбилярга тәбрикләү сүзләрен “Россия почтасы”ның Саба бүлеге начальнигы Заһидуллин Рафиль Рафаэль улы, Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, “Өлкәннәр” клубы әгъзалары җиткерделәр. Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырчы Айнур Гәрәев  һәм баянист Айнур Габделхаков матур шигырь юллары һәм җыр аша кичәгә ямь өстәделәр. Чара ахырында китапханәчеләр дә Фәнил Ильяс улына  якты теләкләрен җиткереп җыр башкардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Кышын сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк,салкын һавада үзеңне ничек тоту,чыныгу өчен ниләр эшләргә кирәк булуын барлык балалар да белеп бетермиләр.Шуны күздә тотып балалар белән “Сәламәтлек хакында” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Балалар белән кышкы салкыннарда ничек киенү,чыныктыру үзлегенә ия булган кышкы спорт уеннары хакында әңгәмә уздырылды, китаплар тәкъдим ителде. Соңыннан тау шуарга бардык.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9 гыйнварда укытучы Әхмәтшина З.Р. укучылар белән "Халыкара хореограф көне"нә багышланган әңгәмә үткәрде. Бу бәйрәмне бүген билгеләп үтәләр! Бәйрәм бию сәнгатенең техника, пластикасын саклаучы һәм арттыручы, булачак биючеләрне өйрәтүче кешеләргә багышлана. Киң мәгънәдә "хореография" сүзе астында бүгенге көндә ике өлкә: балет сәнгате һәм бию сәнгате күздә тотыла. Хореограф аерым башкаручының яки төркемнең биюен кую белән шөгыльләнә. Гади телдә әйткәндә, биюче өчен ул чынлыкта тренер булып тора. Укучылар укытучы белән бу темага сөйләштеләр, презентацияне карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән модель китапханәсендә «Дуслык» клубы әгъзалары өчен язучы, шагыйрь Ф.Сафинның 70 еллыгына багышланган әдәби сәгать узды. Ф.Сафин-танылган прозаик, шагыйрь, журналист, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук А. Алиш, А. Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Очрашу барышында катнашучылар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Иң якты шигырьләр, тормышның төрле чорларында язылган хикәяләр һәм әкиятләрен укыдылар, авторның иң танылган "Гөлҗихан"әсәрен иҗат итү тарихы белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 гыйнвар көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Укырга чакырабыз» исемле викторина үткәрделәр.

  Викторина кагыйдәләре гади генә иде: балалар чиратлашып  сорауларга җавап бирделәр, дөрес җавап өчен аларга  баллар исәпләнде. Викторина төрле биремнәр буенча 5 турны үз эченә алды. Уен дәвамында балалар үзләренең яраткан китапларын искә төшерделәр, яраткан әсәрләрендәге геройларны  таныдылар, әсәрләрдән өзекләр тыңладылар һәм кемнеке булуын белделәр. 

Чара бик кызыклы үтте. Әлбәттә, җиңелүчеләр булмады – ә дуслык җиңде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Гыйнвар башында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Балеева Полина һәм Иванова Элина (укытучысы Иванова М.И.) "Казан Кремле серләре"иллюстрацияләр конкурсында җиңеп,  бүләкләү чарасына чакырылдылар. Конкурсны оештыручылар - "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы  һәм "Юлбасма"нәшрияты. Конкурс нәтиҗәләре буенча,  җиңүчеләренең иллюстрацияләре "Казан Кремле серләре" китабында басылып чыгачак. 

Шулай ук конкурс җиңүчеләренә "Кремль Сакчысының серләре"дигән Яңа ел тамашасына билетлар бирелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International