Узган елның соңгы көннәрендә нәтиҗәләр ясау, яңа планнар һәм идеяләр белән бәхетле, уңышлы елга бару өчен, башлаган бар нәрсәне тәмамлау мөһим. Иске елны истә тоту һәм хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыру мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы узып баручы елны якты, мавыктыргыч, матур итеп тәмамлый.
2023 елның 25 декабрендә отчет концерты һәм гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Программада иң якты, яхшы укучылар катнашты, аларның тырышлыгы, өзлексез хезмәте игътибарсыз калмады.
2023 елнын 19 hәм 22 декабрь көннәрендә Хөснулла hәм Аллаhияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә бию сыйныфы укучыларын 1 класслар сафына алу кичәсе үтте. Кичәне сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Ярмөхәммәтова Г.З. алып барды, чакырылган әти-әниләр белән кызыклы конкурслар уздырды. Кичә барышында ике әкият герое "Укымыйча гына белемле булып буламы, юкмы?- дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар әти-әниләренә 4 ай дәвамында "Гимнастика" hәм "Ритмика" дәресләрендә укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. өйрәткән күнекмәләрен эшләп күрсәттеләр.
19 декабрьдә Саба район һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында мастер-класслар кичәсе үткәрделәр. Чарада балалар белән әниләр үз куллары белән шәмнәр, эпоксидлы сумаладан алкалар, брелоклар һәм беләзекләр ясадылар, шулай ук балалар безнең китапханәнең яңа журналлары белән таныштылар.
Яңа ел-һәркемнең яраткан бәйрәме. Аеруча аның килүен балалар көтә. Яңа ел һәрберебез өчен дә әкияти тылсымлы бәйрәм. Яңа ел алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Яңа ел уенчыклары тарихы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында балаларны Яңа ел такыяләре барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, ә аннары бергәләп аларны үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Әлбәттә, килгән кунакларга үз куллары белән ясалган сувенирны алып китү күңелле иде.
19 декабрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Угадайка» дип исемләгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда: әйтемнәр, тизәйткечләр, табышмаклар, татарчага тәрҗемә ит һ.б. биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, бергәләп биремнәрне үтәделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның мәңгелек юлдашы» - мастер-классы оештырылды. Яраткан китабыңда китап кыстыргыч бар икән, димәк синең укый башлаган битең югалмый, китап битләре таушалмый. Укучылар китап кыстыргыч тарихы белән танышкач, үзләренең иҗади фантазияләрен кушып матур китап кыстыргычлар ясадылар.
"Мин кулыма китап алам" видеороликлар конкурсы нәтиҗәләре:
"Без тарихта эзлебез.." номинациясе:
1 урын - Юлбат төп мәктәбе 9 сыйныф укучылары
2 урын - Шамилова Инзилә, Кызыл-Мишә авылы
3 урын - Алина Гарифуллина, Тимершык авылы
"Безнең заман" номинациясе:
1 урын - Гараева Илсинә , Шекше авылы
2 урын - Шәмсетдинова Зәринә, Байлар Сабасы
3 урын - Мифтахова Азалия, Тимершык авылы
"Иң яхшы видеобизәлеш" номинациясендә җиңүче:
Мөхәмәтҗанова Ләйсән, Шәмәрдән авылы
"Иң креатив видеоролик" номинациясендә җиңүче:
Шагабиева Дилә, Кызыл-Мишә авылы
Безнең укучыларыбыз кая гына барсалар да сынатмыйлар. Һәрвакыт зур җиңүләр белән кайталар. Декабрь аенда Йошкар-Ола шәһәренең Яшьләр сараенда "Музыкаль экспресс" Бөтенроссия конкурсы узды. МББУ "Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" Шәмәрдән филиалы укучылары актив катнашты.
16 декабрьдә Казан шәһәрендә И. В. Ленинның «Тормыш ритмында!» проекты кысаларында VIII Республика заманча эстрада иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Экспромт хореография коллективы һәм аның солистлары (җитәкчесе Давыдова А.М.) чыгыш ясады.
2023 елның 16 декабрендә "Н.И. Фешин исемендәге Казан училищесында" "ТAT∙АRS∙TAN" конкурс хәрәкәте кысаларында, яшь талантлар республика конкурсына йомгаклар ясалды. Анда МББУ"Х. Һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укучылары катнашты. Конкурсның жюри алдына катлаулы бурыч куелды - сурәтләү һәм декоратив-гамәли юнәлештә күпсанлы эшләрдән иң яхшы эшләрне билгеләү. Декоратив-гамәли номинациядә 1 нче урынны Галимуллина Зөлфия Илнур кызы алды, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Яшь нумизмат» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар акчаның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар; гадәти акча барлыкка килгәнче кешеләрнең ничек сату иткәнен белделәр; беренче акча нинди булган, алтын һәм көмешне акча буларак ничек кулланганнар; илнең акча берәмлеге нәрсә ул һәм башка күп сорауларга җавап таптылар.