ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татар китабының дәрәҗәсен күтәрүдә бик мөһим урын алып торган Бөтендөнья әдәби марафоны инде егерме бишенче тапкыр үткәрелде.   13 декабрь көнне Казан шәһәре  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  әдәби марафон җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Бөтен дөньядагы китап сөючеләрне берләштергән, аларга яраткан язучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырган әлеге очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. 2019 нчы елдан бирле беренчелекне бирмәгән Саба районы бу юлы да төп җиңүче дип табылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Декабрь- йомгак ясау ае! Казан шәһәрендә "В ритме времени" халыкара сәнгать конкурсы узды, анда Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Конкурс талантлы укучыларны һәм укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын стимуллаштыру һәм үстерү өчен оештырылган.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
декабрь, 2023 ел
җомга

Мәктәп укучылары өчен "Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында, 07.12.2023 көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укытучылар Әхмәтшина  З.Р.,  Мөбарәкҗанова А.З.,  Мәликова Ч.Ф., Шәмсивалиев  И.З. Саба сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 2-3 класс укучылары белән истәлек дәресе үткәрде. Укытучылар балаларга бу датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар видеоролик һәм "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" темасына презентация карадылар. Чара азагында укучылар һәм укытучылар Байлар Сабасы үзәгендәге Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

     Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре "Солдатка хат"акциясенә кушылдылар.  Акциядә катнашучы укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар яздылар. Шулай ук укучылар хатлардан тыш рәсемнәр дә ясадылар. Иң кадерлесе-мәктәп яшендәге балалар өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар.Укучылар ил сакчыларының сау-сәламәт өйләренә кайтуларын теләделәр. Бергәләп, чын күңелдән язылган балалар хатлары яраткан солдатлар өчен яхшы хәбәр, тыныч күк өчен ярдәм булыр дип ышанабыз.

   

Тэги: Мәдәният бүлеге

6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

5 декабрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре, балалар китапханәсе белән берлектә, Югары Отар балалар интернат-йортында булдылар. Балалар төсле журналлар белән таныштылар һәм китапханәчеләр аларга беләзекләр һәм шәмнәр җыю буенча мастер - класс үткәрде. Чарада 10 бала катнашты, барысы да Пушкин картасы буенча.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

30 ноябрь көнне Саба гимназиясенең 4"А" сыйныф укучылары өчен "Без Әдәби аланда" танып белү әдәби сәгате үткәрелде. Укучылар "Әдәби алан" проектының биремнәрен үтәделәр, алар ВКонтакте сайтында китапханәнең шәхси битендә урнаштырылып барылды. Чарада милли ризыкларга, музыка уен коралларына күзәтү ясалды, шулай ук мәкальләрнең парын табып, аларның мәгънәсен белделәр. Укучылар җавапларны "Әдәби алан" махсус дәфтәрләренә яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 28 ноябрендә 16:00 сәгатьтә "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" панно - "изю һәм алка" бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара орнамент тарихыннан башланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук бәйрәм көне уңаеннан әниләрен сөендерергә бик матур бүләк тә булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Иң яхшы бүләк ул билгеле  үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк. Яраткан әниләр өчен ясалган бүләк — ул һәрвакыт күңелгә үтеп керә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Әниләр көне уңаеннан “Әниемә бүләгем” дип исемләнгән мастер-класс үтте. Мастер-класста катнашучылар бүләк ясаганда һәрберсе үз фантазиясен кулланып, оригиналь әйберләр ясарга өйрәнделәр.  Балалар ясаган бүләк әнигә яки әбигә тәкъдим итә алырлык матур, төсле, кабатланмас  килеп чыкты. Мастер-класста катнашучы укучыларның барысына да ясаган бүләкләре бик ошады. Чарадан алар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән таралдылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

16 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубының чираттагы утырышы узды. Көннең темасы "Бәхет нәрсә ул?" иде. Җирле язучы Муса Абдуллин "Безнең гәҗит" газетасыннан "Бәхетем минем" исемле мәкаләсен укыды, шулай ук җирле шагыйрьләр Габит Фәрхетдинов, Миннефәрит Моталлаповның бәхет темасына шигырьләре укылды. Ветераннарыбыз өчен “Яңа китап - яңа дус!” дип исемләнгән яңа кайткан китаплардан торган күргәзмә төзелде, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ветераннар өйдә уку өчен китаплар алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International