ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

16нчы май көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең  2 “Д” сыйныф укучылары өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада  китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып,  укучылар  җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
май, 2023 ел
чәршәмбе

 Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 2 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Роспись деревянной броши» исемле мастер-класс оештырды.

Башта балалар беренче брошкаларның тарихы белән, шулай ук акрил буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Мастер-класс күңелле формада узды. Аларның һәрберсе үз куллары белән кабатланмас брошкаларны буядылар.

Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп, буяу эшләрен яратып башкарды. 

Балалар иҗат дөньясына чумдылар, алар үзләренә ошаган брошканың формасын сайлап,  үзләренең эксклюзив бизәкләрен булдыра алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
май, 2023 ел
сишәмбе

Татар шагыйре, әдәбият белгече, милләтнең поэтик традициясенә нигез салучы, татар теле үсешенә үз өлешен кертүче Габдулла Тукайның тууына быел 137 ел. Милләтебезнең горурлыгы булган бөек шагыйрьнең иҗаты, аның әсәрләре белән укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
апрель, 2023 ел
шимбә

29 апрельдә Шәмәрдән авылының «Шатнур» мәчетендә Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы «Хыял» клубы әгъзалары өчен «Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине» дигән әңгәмә узды. Анда катнашучыларга ислам динен кабул итү, мөселман традицияләре һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу турында сөйләнде. Балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. шулай ук тематик әдәбият тәкъдим итте. Әңгәмә барышынды татар халкының гореф-гадәтләре игътибарсыз калмады, мөселман дине кешеләре бер гаиләдә яшәвебезне ассызыклады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
апрель, 2023 ел
җомга

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Татарстан Республикасы Саба районының "Ак калфак"  хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ләйсән Билалова бүләкләнде. Ләйсән Рәкыйп кызын чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 -26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды  булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә дүрт ел саен уза торган әлеге мәртәбәле чарада быел илебезнең  53 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 510  делегат һәм шәрәфле кунак катнашты. Саба районыннан җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы да әлеге чарага чакырулы иде. Ләйсән Рәкыйп кызы съезд кунаклары алдында чыгыш ясап,  Саба җирлегендә алып барылган матур эшләр белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

27нче апрель көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада  март, апрель  аенда китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып,  укучылар  җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» номинациясендә 8-11 яшь төркемендә җиңүче, Кызыл Мишә  авыл китапханәсеннән  5-7 яшьлек балалар арасында Гаттарова Диләрә 3 нче дәрәжәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләк белән тәбрикләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрельдә, 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә, яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Чарада зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары катнашты. Бәйрәмгә әкият геройлары: Кәҗә һәм Сарык килде. Әкият геройлары белән бергә балалар уеннар уйнадылар: Су анасы, пазлны төзе. Чара татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26 апрельдә Татарстан Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Саба район китапханәсендә «Мишә дулкыннары» клубының чираттагы утырышы узды, чарада катнашучылар Габдулла Тукай турында үзләре язган шигырьләрен укыдылар, үз-ара фикер уртаклаштылар. "Тукай- безнең күңеллеләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды, аның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International