ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 25 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы  номерлы"Балачак"  балалар бакчасының әзерлек төркеме өчен "Тукай иленә сәяхәт"  дип аталган квест-уенын үткәрделәр . Балалар 5 станция аша үтәләр, аларда әсәрләр буенча табышмаклар җыялар, әдәби викторина сорауларына җавап бирәләр, ребусларны чишәләр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныйлар. «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсе турында күзәтү тыңладылар. Балаларга да бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада гимназиянең 3нче сыйныф укучылары катнашты. Алар агач кашыкны матур итеп буяу серләре белән танышалар, агачка рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин. Агач эшләнмәләр матур гына түгел, экологик чиста материал да. Агач продуктларны куллану сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен онытмаска кирәк.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздырды. Әлеге бәйгедә Кызыл Мишә авылыннан Әхмәтова Рәсимә Галихан кызы һәм Шәмәрдән авылыннан Әүхәдиева Клава Энгель кызы катнашты. 24 апрель көнне аларның чигелгән мендәрләре Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә уздырылган III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында күргәзмәгә куелган иде. Күргәзмәдән соң иҗади бәйгедә катнашучыларны котладылар. Әхмәтова Р.Г. белән Әүхәдиева К.Э. I, II урын дипломнары һәм Ырынбур шәле белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
апрель, 2023 ел
шимбә

Хәзерге дөньяда ул үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, үз-үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә кәеф күтәрергә, үз кулларың белән ясалган бүләкләр белән сөендерергә зур мөмкинлекләр бирә. Ә кул эшләре осталары аралашкан очракта-бу үзара аңлашу атмосферасы, тәҗрибә уртаклашу, яңа ысуллар, серләр тәкъдим итү, материаллар куллану, тормышка ашырырга теләгән яңа идеяләр. Күргәзмәдә «Ак калфак” клубы әгъзаларының кул эшләреннән һәм  төбәгебезнең алтын куллы осталарының эшләреннән “Матурлык һәр җирдә яши, могҗизага ышану гына мөһим!» күргәзмәсе куелды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 18 апрельдә билгеләнеп үтелә. 1983 елда ЮНЕСКО каршында төзелгән һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан куелган. Шул уңайдан, 20 апрель көнне Саба район китапханәсе ветераннар советы белән берлектә китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннар", "Сөембикә" клуб берләшмәләре өчен МБУ "Саба – арена "спорт мәктәбенә экскурсия оештырды. Бу оешманың директоры булып Багманов Артур Фидаел улы тора. “Саба-Арена техниканың соңгы сүзе буенча җиһазландырылган, монда өстәл теннисы, бадминтон, фехтование һәм шахмат белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Тренажер залы, конференцияләр залы һәм ишегалдында буш вакытларында тренажерлар белән ял итү өчен мәйданчыклар бар. Саба бистәсе өчен, бигрәк тә ата-аналар һәм кешеләр өчен бу спорт утравы - чын табыш. Экскурсиянең максаты – туган як тарихын өйрәнү һәм истәлекле урыннарны танып белү.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

19 апрель көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Шекше авыл китапханәсендә тәсбих һәм шәм ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.  Укучылар өчен “Ислам нуры” исемле  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 78 ел вакыт узып бара. Безнең халкыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен сугыш кырларында үз батырлыкларын күрсәткән геройларын һичкайчан онытмас. Тиңдәшсез батырлыклар сәхифәсенә безнең  якташларыбызның данлы исемнәре дә мәңгелеккә теркәлде.

Шулай ук бездә күпләргә аз билгеле булган, туган ил хакына олы батырлыклар эшләгән каһарманнар да бар. Шуларның берсе, Сатыш авылында гомер иткән майор Галиев Нәҗип Гали улы Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән кеше. Ул - 4 сугышчан орден кавалеры. Сугыш тәмамланганда, аның күкрәген «Александр Невский», беренче һәм икенче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы»,» Кызыл Йолдыз» орденнары һәм 2 медаль бизәгән.

Нәҗип Галиевның тормыш юлы, сугышчан батырлыклары турында укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре, 18 нче апрель көнне «Батырлык гасырлар буе яши» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.

Бу бәйге, үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан, оештырыла торган конкурс.  Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – катнаша ала.

Әлеге бәйгедә Килдебәк авыл китапханәсеннән, “Кояшкай” балалар бакчасында  тәрбияче булып эшләүче Әхмәтшина Айсинә  катнашты.

Әхмәтшина Айсинә Хәмит кызы, «И газиз туган телем» номинациясендә катнашып, «Көмеш телем – үз телем» темасына язылган әкияте -  3 урынга лаек булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
апрель, 2023 ел
шимбә

Ә. Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсендә сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырылды. Чара барышында кул эшләре буенча китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәчеләр эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү, буяу эшләрен яратып башкарды, һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы, кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтиҗәсен бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы  «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркемендә кунакта булдылар. Алар балалар өчен космонавтика көне уңаеннан, «Зур космик сәяхәт» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар космос, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына бердәм җавап биреп, космик рәсемнәрдән пазллар җыйдылар, «12 апрель – Космонавтика көне» темасына үз куллары белән открыткалар ясадылар. Чара ахырында балалар журналларына: “Ежик”, “Фиксики”, “Салават купере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” күзәтү ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International