"Без үз балаларыбызны беләбезме " нәкъ шушы тема Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында үткәрелгән очрашуда яңгырады.
1. Ни өчен ата-аналар һәм балалар бер-берсен аңламыйлар?
2. Бала белән җылы мөнәсәбәтләрне ничек сакларга?
3. Балага әкренләп ничек мөстәкыйльлек бирергә? Бу сорауларга җавап табарга гаилә психологы, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия ярдәм итте. Чара барышында профессиональ психолог тренинг үткәрде, ул катнашучыларга үзләрен һәм якыннарын гаилә мөнәсәбәтләрендә яхшырак аңларга ярдәм итте. Очрашуда катнашучыларның балаларны тәрбияләүдә, баланы ышаныч белән яшәргә өйрәтергә, баланың шәхесенә хөрмәт һәм социализация таләпләре арасында баланс табарга омтылган әниләрнең сорауларына җавап табарга мөмкинлек бирде.
Чара ахырында китапханәче "Һәр ата-ана белергә тиеш " дигән тематик күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштырды. Һәркайсы очракта без һәрвакыт китапларга мөрәҗәгать итәбез, үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча махсус әдәбиятны өйрәнәбез. Чарада катнашучыларның һәрберсе балаларны китап укуга һәм китапка мәхәббәт һәм игелек өйрәтү өчен балачактан ук китапханәгә барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
25 март көнне галим, сәнгать белеме докторы,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Фуад кызы Вәлиева, “Туран Арт” җәмгыяте җитәкчесе Хайбрахманова Суфия катнашында “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге” экспедицион төркеме Саба туган якны өйрәнү музеенда,Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда экскурсиядә булдылар, шулай ук Галиева Эльвира җитәкчелегендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар катнашында үткәрелгән татар милли курчагы ясау һәм агач эшләнмәләренә рәсем ясау буенча мастер класска күзәтү ясадылар.
Саба ҮКС хезмәткәрләре Олы Кибәче авыл китапханәсендә сумкага шоппер рәсеме буенча чираттагы мастер-класс оештырдылар. Мондый сумкалар безнең тормышка күптән керде. Алар бик практик, сыйдырышлы, иң мөһиме — аларны юу җиңел. Киндер сумкасын һәрвакыт җыеп, кибеткә запас итеп алырга мөмкин. Шуңа күрә теләге булган һәркем шатлык һәм кызыксыну белән иҗади дәрескә кушылды һәм үз куллары белән кирәкле һәм файдалы эш башкарды. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чараның икенче өлеше халыкара театр көне көненә багышланды. Театр сәнгате иң борынгыларның берсе булып тора һәм Борынгы Греция чорыннан башлана. Театр көне–актерлар, режиссерлар, сценаристлар, продюсерлар һәм театрның барлык хезмәткәрләре бәйрәм иткән махсус көн. Әлбәттә, бу тамашачылар бәйрәме дә. Чөнки бу көнгә театр премьералары, фестивальләр туры килә. Олы Кибәче авыл китапханәсендә " Театр яктылыкка,нурга илтә..., дигән күргәзмә куелып,аңа күзәтү үткәрелде. Театр һөнәрләре, танылган актерлар турында китаплар, балалар өчен театр темасына нәфис әсәрләр, тәкъдим ителде.
27 март көнне Саба район китапханәсе белән берлектә Сатыш авыл китапханәсендә шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрде. Хәзер тукыманың буяу популярлаша бара. Кичәдә катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыру һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара кунаклары үз дизайннары буенча сумкаларны бизәделәр. Китапханәчеләр сумканы ничек дөрес буяуны аңлаттылар, рәсемне озак саклау өчен бер ике киңәш бирделәр. Чара ахырында кул эшләре һәм мастер – класслар турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
27нче март көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба урта мәктәбенең һәм Саба гимназиясенең укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 4 өлештән: “Туган ягым - Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары” и "Бәйрәм килер – кунак алып килер" торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында укучылар газета-журналлар белән таныштылар.
25 мартта, "Таткультресурс" ДБУ экспедицион төркеме Саба үзәк китапханәсендә булдылар. 2023 елда Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булу уңаеннан зур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә кул эшләре тәкъдим ителде. Төрле техникада чигү, бәйләү, каз канаты ясау, сумка – шопперга рәсем төшерү, скрапбукинг техникасында открыткалар ясау, милли орнаментта бисердан брошкалар, калфаклар бизәү, төрле милләт костюмнарына курчаклар киендерү, скетчинг техникасында рәсем ясау, сумкалар - корзиннарны ыргак белән бәйләү буенча өйрәтү дәресләре булды.
Череповец шәһәрендә ХІ бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары тәмамланды. Ярышларда 49 төбәктән 680 атлет катнашты. Татарстан Республикасы данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара һәм Спас районнарыннан 17 спортчы яклады. Уеннарда иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп Татарстан командасы 1 урын, ә балалар китапханәсе хезмәткәре Шакирҗанова Илсөяр үзенең гаиләсе белән турнирда 2 урынны алдылар.
23 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галимҗанов Камил Әгъләмҗан улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Камиль абый тормышына туры килеп тора кебек. Ул яшәү дәверендә тракторист та, шофёр да, зоотехник та, төзүче-инженер да, пекарняда директор да, биюче дә, спортсмен-тренер да булган кеше. Һәр һөнәрне зур кызыксынучанлык белән үзләштергән. 2022 елда балалар һәм яшьүсмерләр өчен спортта хоккей, туплы хоккей, шорт-трек төрләре буенча тренерлык уңышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән, күпсанлы медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Хисамов Рифат Револь улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубларының актив әгъзалары, хезмәттәш дуслары да килгән иде. Барысы да Камиль абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм хөрмәтенә район мәдәният йорты хореографы Айсылу Зарипова һәм юбилярыбыз вальс биюе башкардылар, Саба сәнгать мәктәбендә укучы балалар да матур бию белән чыгыш ясадылар. Дус-туганнардан, оныклардан видео-котлаулар, матур җырлар яңгырады. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2023 елның 24 мартында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханович Миңнеханов истәлегенә ачык ишекләр көне оештырылачак. Килүчеләргә легендар урманчы һәм аның казанышлары турында биографик хикәя биреләчәк. Теләге булган һәркем Урман хуҗалыгы тарихына багышланган уникаль музейга килә ала. Экспонатлар арасында уникаль фотолар, кораллар, шулай ук урман тормышын һәм анда яшәүчеләрне сурәтләгән экспозиция бар.
22нче март көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны -Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Ә чараның икенче өлешендә табигатьне саклап калуга багышланган пазл җыйдылар һәм “Табигать уртак йортыбыз” рәсемен буядылар. Чара ахырында “Свирелька” һәм “Салават күпере” журналларына күзәтү ясалды.