ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

Тормышыбызга яңа агым килеп керде, ул -үз кулың белән бизәп киемне ,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту . 21 март көнне Саба район китапханәсендә сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Чара да  рәсем сәнгатенә тартылучы Саба гимназиясенең  11 а сыйныфы катнашты . Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елның 1 - 19 февраль аралыгында Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2023» конкурсын игълан иткән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. Җинүчеләр арасында Саба районыннан «Солдатка хат» номинациясендә Сөмбелә Ибраһимова (Яңа Мичән авылы), «Рәсем-открытка» номинациясендә Филсинә Хидиятуллина (Югары Шытсу авылы) да бар. 21 март көнне бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Якташларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! 

Тэги: Мәдәният бүлеге

21
март, 2023 ел
сишәмбе

Саба урман хуҗалыгы музеенда  Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Пушкин картасы» буенча агач тоз савыт рәсеме буенча мастер-класс үткәрелде.Музей хезмәткәрләре балаларга агач савыт-сабаның иң танылган рәсеме турында сөйләделәр. Мастер-класста катнашучылар үзләренең тоз савытларын якты буяулар белән бик теләп буядылар.

Агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс укучылар өчен бик яхшы. Агач тоз савытны төрле техникада ясарга мөмкин: гжель, хохлома, Белгород рәсеме һ. б.

Агач әйберләр матур гына түгел-экологик чиста материал. Агач продуктларны куллану куркынычсыз гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Русьта гасырлар дәвамында агач савыт-сабадан агач ашханә приборлары белән ашаганнар һәм картлыкларына кадәр сәламәт булганнар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

16 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Гатауллин Кәримулла Гатаулла улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кәримулла абый профессиясе буенча агроном һәм шул профессиягә гомере буенча тугъры кала. Кичәгә ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Кәримулла абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән юбилярга  Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Нырты​ авыл китапханәсе мөдире,​ Чабья Чурчи​ авыл клубы мөдире​ белән берлектә кече сыйныф укучылары өчен язучының "кечкенә Банунының тарихы"әсәре буенча әдәби сәгать үткәрәләр. Укучылар китапханәче хикәясен тыңладылар, Бану исемле кызның авыр балачагы, язучының иҗаты турында презентация карадылар. Дәрес ахырында укучылар әсәр һәм төп герой турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ә чараның икенче өлешендә авылның башлангыч сыйныф укытучысы Чабья Чурчи авылында яшәүче​ Мөхлисова Назира Сәгыйткызы​ ​ белән очрашу - әңгәмә оештырдылар . Чара барышында ул балаларга​ укытучы​ һөнәре​ турында сөйләде , балаларга үзенең беренче альбомын күрсәтте , онытылмас мәктәп елларын искә төшерде, кызыклы булган хәлләрен әйтеп үтте.​ Аңа мәктәп, эш турында күп сораулар бирделәр . Укытучы​ балаларга белем алырга гына булышмый , ул​ балаларга үзләрендә иң яхшы сыйфатларны табарга һәм үстерергә, тормышта дөрес юлны сайларга.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында " Китап дөньясы. Басманың белешмә аппараты дигән темага библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче китапның нәрсәдән торганын, китапның белешмә аппараты ни өчен һәм басмада кирәкле мәгълүматны ничек җиңел табарга кирәклеген сөйләде. Балалар белешмә әдәбиятка: сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр һәм басмалар аппаратына нәрсә караганын белделәр: аннотация, кереш  сүз, автор турында белешмә.Чара ахырында  китапханәче белешмә аппараты булган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
март, 2023 ел
сишәмбе

Һәр халыкның мәдәнияте үзенә генә хас сыйфатларга бай. Билгеле бер урында урнашкан халыкларны берләштерә торган кәсепләр турында фикер алышу бүгенгесе көндә бик тә актуаль.Төрледән төрле кул эшләнмәләрен ясау, өйрәнү осталыгы серләре буыннан буынга тапшырыла. “Туган якны өйрәнүчеләр”клубының чираттагы утырышында да төбәгебез халкының төп кәсепләре турында искә төшерелде. Һәркемгә тукыма туку, агачтан савыт-сабалар ясау турында ишетү таныш иде. Очрашуда Гомәров Равиль абыйның чыгыш ясавыннан безнең ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышын ачыктан-ачык күз алдына китерегә мөмкин булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12
март, 2023 ел
якшәмбе

12 мартта Саба район китапханәсендә ализе җептән пончиклар бәйләү буенча мастер-класс үтте. Чарага эко-уенчыклар буенча остаз Гөлия Сафина чакырылган иде. Кунаклар бик канәгать калдылар

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
март, 2023 ел
шимбә

Урта Саба авылы китап бирү пункты  Урта Саба авылы клубы белән берлектә 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – дип исемләнгән викторина үткәрде. Һәр кешенең тормышында Әни иң зур урын алып тора, ул һәр кем өчен кадерле. Чарада катнашучылар әниләре иң яхшы сыйфатлары турында сөйләштеләр һәм бәйрәм белән котлап иң җылы һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр. Күчмә китапханә  китаплары яңартылды, балалар өчен периодик-журналлар уку мөмкинчелеге тудырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул -үз кулың белән бизәп киемне,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү,яңарту. Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар.Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы яшьләре һәм яшүсмерләре катнашты.Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас ижат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.Мастер-классны оештырган үзәк китапханә кызларына зур рәхмәтемне житкерәм.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International