ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2023 ел
чәршәмбе

Килдебәк авыл мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәхетле бул, хатын-кыз!" исемле  бәйрәм концерты үткәрелде.
Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н., мәктәп директоры Мәүлетов Н.М., алар залда җыелган барлык хатын-кызларны җылы теләкләр белән котладылар.
 Концерттагы барлык  чыгышлар да,  хатын-кызларга, мәхәббәткә һәм язга багышланган иде.  Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисе бирде.
Мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар әзерләгән  концерт номерлары һәм бию композицияләре барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
март, 2023 ел
сишәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. 30 елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53 мең данә) чыгарды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә, “Бәллүр каләм” призына лаек булды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Язучының район тормышына керткән хезмәте турында фикер алышынды. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды

Тэги: Мәдәният бүлеге

4
март, 2023 ел
шимбә

Саба районы китапханәчеләре Кызыл Мишә авылында "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар. ​ Балалар өчен скрапбукинг техникасында открыткалар ясау буенча мастер-класс үздырдылар.. Чара Пушкин картасы буенча үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган.   Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәп укучыларын тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен 2023ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, “Халкыбызның милли бизәкләре” -танып-белү сәгате, мастер-класс үткәрделәр. Чара “Халкым тарихы” - күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Читеккә мәгълүмат бирелеп, укучылар читек, калфак, түбәтәй рәсеменнән пазл җыйдылар. Ә чараның икенче өлешендә алдан катыргыдан киселгән читек макетлары һәм төрле милли бизәкләр өләшенде. Алар клей ярдәмендә читеккә милли бизәкләр ябыштырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
март, 2023 ел
җомга

2 март көнне хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә белан китапханә" проекты кысаларында, әниләр һәм балалар өчен кызыклы очрашу уздырдылар. Чара башында кунаклар өчен "Башваткыч" уены уздырылды , катнашучылар сорауларга җавап бирделәр. Кичә "Имбир прәннекләр буяу" мастер-классы белән дәвам итте. Чара ахырында укулар оештырылды, балалар әниләргә яраткан шигырьләрен укыдылар, ә әниләр үз чиратында балаларга яраткан әкиятләрен тәкъдим иттеләр

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 2010 елдан башлап мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә. 2 март көнне Саба гимназиясендә “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Китап – якын дустыбыз” – китап уку сәгате үткәрелде.  Укучылар  китап укуның файдасы һәм аеруча кычкырып укуның уй-фикерләрне җиңел һәм төгәл җиткерергә булышуы, сүзлек запасын, күзаллау даирәсен һәм сөйләмнең дөреслеген арттыруга китерүе турында белделәр. Р.Миңнуллин “Мин мактанчык түгел”, Р.Шәехова “Серле сораулар”, Йолдыз  “Китаплы кич”, В.Степанов “В Гостях у жирафа”, С.Михалков “Дядя Степа”, А.Барто “Котенок” һәм башка авторларның шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2023 нче ел «Милли мәдәниятләр, горефгадәтләр елы» дип игълан ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар  хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре”  дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде. Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.

 

Бәйгенең бурычлары һәм максатлары:

- татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
- каз мамыгыннан мендәрләр тутыру серләренә төшендерү;

- бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрен өйрәтү;
- сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү;
- гаилә мендәрләре ясарга өйрәтү (70х70, 60х60 – берәр пар; 50х50 – өч мендәр);
 - татар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру.

Саба районыннан “Татарның мамык мендәрләре” бәйгесенә “Ак калфак” клуб берләшмәләренә йөрүче хатын-кызларыбызның 28 гаризасы җибәрелде. Барлык эшләр дә күңел җылысын биреп, күз явын алырлык итеп чигелгән.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Хәзерге заманда төрле тукымаларны буяу популярлаша бара. Кулдан буяу – эшләнмәләрне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы булып тора. 28 февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсендә Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре сумка-шоппер буяу буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада Иләбәр авылында яшәүче актив, иҗади яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Кичәнең башында китапханәчеләр сумкага рәсем төшерүне ничек башкарырга, нинди нечкәлекләрне исәпкә алырга һәм рәсем бозылмасын, озак саклансын өчен ничек киптерергә кирәклеге турында аңлаттылар. Катнашучыларның һәрберсе үз идеясын һәм үз фантазиясен эшкә җикте. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль, стильле, ә иң мөһиме кабатланмас сумкалары барлыкка килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Крәнне авыл клубында Яңа Мичән  авылы китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасында милли традицияләр мәдәнияте елы кысаларында "Май чабу"  бәйрәме уздырылды.Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.Һәр көннең ничек аталуы турында белдеәр.   Яңа Мичән авылы китапханәсе мөдире бәйрәмнең әһәмияте, бәйрәм традицияләре, символлар( коймак, карачкы, Май чабу) турында китаплар һәм иллюстрацияләр булган”Йолаларның асыл җепләре” дигән китап  күргәзмәсе тәкъдим итте.  Балалар бу матур бәйрәм турында якты иллюстрацияләр белән китаплар, журналлар карадылар. Чара уен программасы белән дәвам итте. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда теләп катнаштылар: "Әтәч сугышлары", "Музыкаль урындыклар", "Йөзек салыш", "Түбәтәй". Традицион ризыксыз нинди Май чабу?! Крәнне авыл клубы мөдире әзерләгән коймаклар барыбызны да сөендерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

22.02.2023 көнне Шәукәт Биктимиров исемендәге  Саба район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Солдатта булган диләр" исемле тематик концерт үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International