Күренекле опера башкаручысы, дөньякүләм танылган артист, якташыбыз Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулды. Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Федор Шаляпинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Хәмидуллина Әдилә, Шамилов Рәмзил «Федор Шаляпинның тормышы һәм иҗаты буенча иң яхшы эзләнү-тикшеренү эше» номинациясендә, Габдрахманова Мәдинә «Иң яхшы иллюстратор» номинациясендә һәм Маликова Алисә «Әдәби мирас» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә актив катнашкан Галиакберова Самира һәм Шакирова Мәрьямгә Сертификат һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
Бүген, 2023 елның 12 февралендә," Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укучылары һәм укытучылары "VI Халыкара" Татарстан җәүһәре "фестиваль-конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурс ТР Министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Түбән Кама шәһәрендә "Халык иҗаты Йорты" нда узды.
Буыннан-буынга күчә торган милли йолалар, гореф-гадәтләр вакытлар узу белән һичтә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрелына карата, халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары өчен “Халкымның милли йолалары һәм бәйрәмнәре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, видеопрезентация курсәтелде.
13нче февраль көнне “Куркынычсыз Рунет атналыгы 2023 “ көне уңаеннан Саба гимназиянең 4 “В” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.
Изге Рамазан ае якынлаша. Һәр мөслимә үз балаларына бер ай алдан ук төрле биремнән әзерләргә тырыша. Бүген адвент-календарь ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста "Хыял" яшь әниләр клубы әгъзалары һәм аларның балалары катнашты.
Тәрәзәләр һәм биремнәр белән плакат формасындагы календарь изге ай көннәрендә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. Көн саен мондый биремнәрне үтәү һәм моның өчен бүләкләр алу дулкынландыргыч һәм бәйрәмгә тылсымлы атмосфера өсти!
15 февраль-Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әфганстан тарафыннан көйгән җаннар…», ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап , кыскача күзәтү ясадылар. Укучылар илебез тарихы турында белемнәрен тулыландырдылар, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисләрен, буыннарның тарихи бәйләнешен күрделәр. Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Авыр сугыш, ул озак ун ел дәвам итә. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр, безнең чикләребезне сакладылар. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар.
11 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авыл фельдшеры Кәримуллина Алия Рафаэль кызы белән очрашу үткәрделәр.
Чараның девизы булып «Сәламәтлек бушлай бирелми, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр торды. Чыннан да, кеше үз сәламәтлеген үзе төзүче.
Фельдешер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде. Чарабыз җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.
Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыкладылар.
Ә чараның икенче өлешендә «Кызлар– PARTY» күңел ачу программасы оештырылды.
Әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, балалардагы уңай сыйфатларны тәрбияләү максатыннан Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Балаларга татар халык әкиятләре укылды, “Шалкан” әкиятен балалар үзләре сөйләделәр. “Югалган матурлык” әкиятен тыңлаганнан соң балалар Әни кешегә ярдәм итү максатыннан ак биткә төшерелгән милли бизәкләрне буядылар.Әкият китаплары белән таныштылар.
9нчы февраль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Любознайки» клуб берләшмәсе укучылары өчен шагыйрь, драматург һәм прозаик Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтеп, «Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Чара ахырында укучылар тарафыннан Ф.Яруллинның “Яз гөлләре” китабыннан “Әйбәт тә минем әби”, “Гайни”, “Февраль”,“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.
9 февраль көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр өчен Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Ф. Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, “Шигырьләрем дәва булсын” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында китап укучыларыбыз татар халкының яраткан язучысының шигырьләрен кычкырып укыдылар.