Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Дөньякүләм проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур”дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.
Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә (бирү пункты) Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татарлар" газетасы белән берлектә оештырылган "альбом солдаты"онлайн конкурсында катнашып ,"Минем әти солдат » дигән темага рәсемнәр һәм открыткалар ясау конкурсы үткәрделәр. Ватанны саклаучылар көне-балаларга кыюлык, батырлык, турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге ул. Саклаучылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар, олы абыйлар, һәм, әлбәттә, безнең яраткан әтиләр. Чара барышында балалар төрле хәрби һөнәрләр, хәрби техника, җир өсте, һава һәм су транспорты сурәтләнгән рәсемнәрен күрсәттеләр. Рәсем конкурсы-ул балаларда Ватан тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, шулай ук балаларга үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә туды . Күргәзмәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.
Саба районы китапханәчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Китапханәчеләр һәм китапханә каршындагы клуб берләшмәләренә йөрүче ханымнар, бар күңел җылыларын биреп, йон оекбашлар бәйләделәр. Барлык оекбашлар да гуманитар ярдәм пунктына тапшырылды. Ир-егетләребезнең исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын, илебездә һәрвакыт тынычлык булуын телибез.
«Балачак» балалар бакчасына йөрүче балалар тәрбиячеләр белән Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Балалар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Бу экскурсия балалар өчен бик зур һәм күңелле вакыйгаларның берсе булды, алар яңа мәгълүматны игътибар белән тыңладылар. Урманнарыбызда нинди тавышлар бар, нинди хайваннар һәм кошлар яши, нинди үсемлекләр үсүен белделәр. Үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Экскурсия ахырында истәлеккә фотога төштеләр.
1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 елга якын вакыт узса да, аның илебез һәм дөнья тарихында уелып калган сәхифәләре бик күп. Кешелек Мәскәү өчен сугышны, Ленинград оборонасын, Курск дугасы сугышын, Днепрны кичүне беркайчан да онытмас. Шундый бәрелешләрнең берсе – Сталинград сугышына да быел 80 ел.Шул уңайдан Явлаштау авыл китапханәсендә “Сталинград- тарихның мәңгелек истәлеге” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Анда 200 көнгә сузылган канлы бәрелешләр турында сөйләгәннән соң , сүзне Волгоград шәһәрендә 20 көн булып, тарихи һәйкәлләрне үз күзләре белән күреп кайткан Ринат абый Шамилов чыгыш ясады. Катнашучылар интрактив квестта катнаштылар, китаплардан өзекләр тыңладылар. Җиңү көнен якынайту өчен тылда фидакарь хезмәт куйган авылдаш хатын- кызларыбыз турында язма укыдылар. Мәдәният йорты каршындагы мемориалдан тыныч көннәребез өчен башларын салган авылдашарыбызның исемлеге белән таныштылар.
6 февраль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Саба гимназиясенең 3 «А» (сый.җит.Заһидуллина Э. Р.) укучылары өчен ТР гербын кабул итү көненә багышланган «Минем Республика символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучыларга Татарстан Республикасы гербын булдыру тарихы, Дәүләт символының хәзерге төре 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан раслануы турында сөйләделәр. Укучылар флаг картинасында ак, яшел һәм кызыл төсләрнең нәрсә аңлатканын, Республика гербындагы символларның әһәмияте турында белделәр.
Календарьда илнең героик елъязмасына мәңгегә язылган даталар бар. Берсе-Сталинград сугышы. Кешелек тарихындагы иң канлы сугыш 200 көн һәм төн дәвам итте. Шәһәр тулысынча җимерелгән, җимерекләр өеменә әверелгән. 1 февраль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Чәбья Чүрчи авыл клубы белән берлектә «Сталинград сугышы »хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларны тарихның бу чоры турында әдәбият белән таныштырды , М. Шолохов "Алар Ватан өчен көрәштеләр», к. Симонов" солдатлар булып тумыйлар», Ю. Бондарев « Кайнар кар, в. Чуйков "Сталинградтан Берлинга кадәр" һәм күзәтү үткәрде . Чара ахырында « Сталинград сугышы»видеофильмын карадылар. Укучылар сугыш еллары фоторәсемнәрен Сталинград сугышы геройлары турында күрделәр, Волгоград халкы өчен истәлекле урынның әһәмияте турында – Мамай курганы турында белделәр, аны образлы рәвештә «Россиянең төп биеклеге»дип атыйлар. Сталинград сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре Кырбаш авылы клубы белән берлектә "Холокост - буыннар истәлеге" дигән акция оештырдылар. Акция вакытында укучылар геноцидка дучар булган кешеләрнең язмышлары турында сөйләүче китаплар турында идея ала алалар. Акциягә шулай ук концлагерь тоткыннары һәм Холокост корбаннары истәлегенә китаплар тәкъдим итү исемлеге дә әзерләнгән иде.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе яшьләр белән «Татар мәдәниятенең күптөрлелеге» дип аталган мәгълүмат почмагын рәсмиләштерде. Күргәзмә татар халкының йолалары һәм гореф - гадәтләре-милли кием элементлары: күлмәк, калфак, яулык, түбәтәй, чабаталар, шулай ук татар халкының милли мәдәниятен , гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен чагылдыра торган китаплар һәм белешмәлекләр белән тулыландырыла торган Татарстанның бәяләп бетергесез мирасы турында сөйли. Халык фольклорының төрле жанрлары : җырлар , санаулар, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар , тел борылышлары белән таныштык .Аннары «Татар мәдәниятенең күптөрлелеге» стена газетасын чыгардылар.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубының чираттагы утырышы узды. Өлкән буын хәтерендә авылның барлыкка килүенә һәм аның исеменә кагылышлы ике легенда саклануы турында әңгәмә корылды. Риваять буенча, биредә Сатыш бабай һәм Борындык әби беренчеләрдән булып урнашканнар. Алар килгәндә, бу урыннарда куе урман булган. Революциягә кадәр авылны "Борынчы Сатыш"дип йөртәләр. Борынчы Сатыш исеме, тарихи документлардан күренгәнчә, XIX гасыр ахырына кадәр кулланыла, XX гасырда "Борынчы" сүзе юкка чыга һәм авыл "Сатыш"дип атала башлый.