ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

 Татарстанда 2023 елны милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итү турындагы карар республиканың үзенчәлеген саклауда зур әһәмияткә ия. Бу республика халкы өчен барлык милләт кешеләре өчен дә мөһим. Юлбат мәдәният йортының китапханәсендә ел дәвамында "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" күргәзмәсе эшләячәк, анда татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган халык иҗаты, кул эшләре тәкъдим ителәчәк.

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  «Ак калфак» клубы әгъзаләре белән «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән кич утыру оештырылды.  Кул эшләре-ул иҗат,  фантазия ачышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. Катнашучылар барлык теләүчеләрне дә кул эшләре осталыгына өйрәтәтергә әзер.. Бүген «Ак калфак» клубында катнашучының кул эшләре  белән таныштык.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында кипкән яфракларны һәм чәчәкләрне ламинацияләү юлы белән китап кыстыргычлары ясау буенча мастер – класс узды. Чарага оста буларак Юнысова Алсу Камил кызы чакырылган иде.
Китап кыстыргычы – кечкенә булса да, бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Балалар китапханәсе мөдире Гәлиәкбәрова Р.Х. чарада катнашучыларга китаплар һәм дәреслекләр укучыларның даими юлдашлары булуын, шуңа күрә аларга сакчыл караш кирәклеге турында искәртте.
Кыстыргыч ясау барышында балалар бик тырыштылар, китап кыстыргычлары бик матур булып чыкты.
 Әлеге чара китапларга сакчыл караш хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

28 гыйнварда Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә «Блокадалы икмәк» акциясенә кушылып «Без ул көннәрне онытырга тиеш түгел" исем астында тарих сәгате уздырдылар . Россия тарихында дистә еллар узгач та кабул итү һәм аңлау авыр булган фаҗигаләр бар. Шундый фаҗигаләрнең берсе-Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы. 900 көнгә якын, герой шәһәр яшәү өчен көрәшә.Биредә яшәүчеләр талонга тигән кечкенә генә икмәк кисәген бөтен гаиләгә җиткерергә тырышканнар. Салкынга түзә алмагач өй җиһазларын ягып җылынганнар. Камалыштагы шәһәрдә бомба һәм снарядлар һөҗүменә әләгеп үлгәннәргә караганда 40 тапкырга күбрәк кеше ачлыктан үлгән. Чара барышында балалар сугыш елларындагы авыр блокада тормышы, “Блокада икмәге” Ленинградны коры җир белән тоташтырып шәһәрдәге яшәешне саклап калган “ Тормыш юлы” турында мәгълүмат белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

25 гыйнварда Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында "Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына" багышланган "Татарлар, традицияләр, мәдәният, тел"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 нче елның 24 нче гыйнварында “Хөснулла Һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең”  музыка бүлегенең баян сыйныфының 5 еллык уку программассы буенча 2 нче сыйныф укучылары арасында сольфеджио фәненнән  “Баскычтан-баскычка”дип аталган олимпиада уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. 1944 елның 27 гыйнварында Нева шәһәрендә геройларча оборона тәмамлана, ул 872 көн дәвам итә.Ленинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында иң мөһим сугышларының берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң дәвамлысы була. Ул шәһәрне саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге символы булды. Әлеге көн уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

19 гыйнварда Шәмәрдән китапханәсе Мичәнбаш авылы клубы белән берлектә “Үсеш” Шәмәрдән лицее укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофорның каникуллары юк» дип исемләнгән уен программасы уздырды. Чара театральләштерелгән тамаша белән  башланды, анда укучылар принцесса белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, светофор, зебра һәм юл билгеләре белән таныштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, беренче светофорның кайчан һәм кайда барлыкка килүе һәм аның төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Балалар алган белемнәрен ныгыту өчен “Логика кайда?” уенында актив катнашты, пазллардан юл билгеләрен җыйды. Чарага кунак буларак «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениясенең Саба районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. чакырылган иде. Гүзәл Назифовна укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, кызыклы сораулар бирде, яктылыкны чагылдыручы брелок һәм буклет бүләк итте.

Чара күңелле һәм эчтәлекле үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Киле – көнкүренештә кулланылган  борынгы эш коралы. Аның ярдәмендә ярмаларны кабыгыннан арындырганнар. Яңа Мичән авыл китапханәсе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Мичән төп мәктәбенең 1-3 сыйныф укучылары белән (җит. Ибраһимова М. Г.) "Киле – ризиклы булау" дигән тарихи сәгать үткәрде. Чара барышында катнашучылар киленең тарихын белделәр, ата-бабаларыбызның ничек ризык әзерләгәннәрен игътибар белән күзәттеләр. Балалар киледә  үзләре эшләп карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

18нче гыйнвар көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен (сыйныф җит. Демидова Л. С.) Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Халык йолалары һәм традицияләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, йолалары турында сөйләделәр, шулай ук татар, рус, удмурт, башкорт халыкларының милли киемнәре белән таныштырдылар. Чара ахырында укучылар  “Милли уеннар”дип исемләнгән  викторинада катнашып, “Түбәтәй” татар милли уенын уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл китапханәсендә язучылар Табигать белгечләре һәм натуралистлар : В.Бианки, Н .Сладков, М. Пришвин, К. Паустовский һ. б. әсәрләренә багышланган «Табигатьнең әкият дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәби сәгать узды.. Бу язучыларның хикәяләре белән китапханә кулланучыларының берничә буыны таныш, алар табигатьне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганны күрергә, күзәтүчән булырга өйрәтәләр. Китапханәче тарафыннан “Табигатьнең әкият дөньясы»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара барышында рус  шагыйрьләре А.Фета, Ф. Тютчев, А. Пушкин, с. Еенинның табигатьнең матурлыгы һәм бөеклеге турындагы шигырьләре яңгырады. Яшь укучылар актив рәвештә агачлар, кошлар, кыргый чәчәкләр, хайваннар турында табышмакларга җаваплар таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International